tatruen
Баш бит / Слайдер (страница 3396)

Рубрика: Слайдер

Татар мөхәррирләре Казанда

Бүген Казанда Русия төбәкләрендәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре һәм журналистлары өчен тренинг–семинар  үзенең эшен башлап җибәрә. Әлеге тренинг–семинар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырыла. Семинарда Русиянең 8 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан татар массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре катнашачак. Программа нигезендә бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында очрашу булачак.очрашу вакытында мәгълүмати – ...

Дәвам »

2014 елда ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылачак кандидатлар исемлеге билгеле булды

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия 2014 елда премиягә дәгъва кылучулар исемлеген игълан итте.

Дәвам »

Россиянең Бельгиядәге Илчесе Tatars in Belgium берлеге активистына грамота тапшырды

Tatars in Belgium берлеге лидеры Регина Вәлиева, Россия халыклары традицияләрен һәм мәдәниятен саклау, шулай ук Европа рус телле диаспорасында яшьләр элемтәләрен үстергән өчен, грамотага ия булды.

Дәвам »

Мәскәүдә татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы бүлеге оештырылды

Мәскәүдә ТРның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының утырышы узды. Очрашуның максаты – бу оешманың Мәскәү бүлеген булдыру. Утырышта “Ак калфак” җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова, журналист һәм язучы Нәзифа Кәримова, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатыйхова (Фатехова), Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина, шәһәрнең 13 нче клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Алия Капкаева, “Бердәмлек” татар ...

Дәвам »

Пензада татар автономиясе өлкә татарлары каршында узган 2013нче ел буенча имтихан тотты

19 февральдә Татар милли-мәдәни автономиясенең 2013 ел эшчәнлегенә хисап һәм 2014 елга перспектив планнарына багышланган зур җыелыш булып узды.

Дәвам »

Сахалинда Муса Җәлилне искә алалар

25 февральдә Южно-Сахалинск шәһәренең 5 нче санлы мәктәбендә герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара узачак. Аны фашист концлагерьләренең бала тоткыннарының Сахалиндагы оешмасы, Сахалин өлкәсе эчке эшләр идарәсе каршындагы иҗтимагый совет, “Туган тел” татар милли үзәге, “Сказка” 35 нче санлы балалар бакчасы, Сахалин университеты каршындагы студентлар советы, Южно-Сахалинск шәһәре ветераннары советы, Сахалин өлкә Думасы каршындагы яшьләр парламент үзәге оештыра. Программада: әдәби укулар, ...

Дәвам »