tatruen
Баш бит / Слайдер (страница 3415)

Рубрика: Слайдер

Мирас сакчысы хөрмәтенә

26 мартта Татарстан Республикасы Милли музеенның конференц-залында “Замандаш” клубының чираттагы утырышы үткәрелә. Утырыш Милли музееның Гыйльми совет әгъзасы, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның 75 еллыгына багышлана.

Дәвам »

Татарстанның симфоник оркестры Парижда чыгыш ясаячак

2 апрельдә ЮНЕСКО оешмасы сәхнәсендә Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстанның дәүләт симфоник оркестры концерт бирәчәк. Оркестр белән бергә танылган пианист Денис Мацуев һәм “Новые имена” фондыннан балалар да чыгыш ясаячак. Францияда яшәүче татарстанлылар бер-берсен концертка кызыл розалар белән килергә чакыра.

Дәвам »

“Закир Кадыйри. Тамырларга кире кайту” дигән китап галимнең Финляндиядәге эшчәнлегенә дә багышланган

Утырышка килгән Финляндиядә яшәүче милләттәшләре Россия һәм якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татарлар тормышы белән дә кызыксындырган сораулар бирделәр

Дәвам »

Удмуртиядәге иң шәп егетне Можгада сайлап алачаклар

Габдулла Тукай туган көненә багышлап Удмуртиядә республикакүләм “Татар егете” бәйгесе үткәрәчәкләр. Бәйгене Можга татарлары милли-мәдәния автономиясе һәм “Иман” татар яшьләре оешмасының җирле бүлеге оештыра. 18-35 яшьтәге ир-егетләр саф татар телендә үзләре белән таныштырырга һәм татар егете нинди булуы турында сөйләргә тиешләр. Конкурс ике этапта үтәчәк. Анкета тутыру һәм кастинг 2 апрельдә узачак. Икенче этапта егетләрне иҗади ярышлар көтә.

Дәвам »

ТР Милли китапханәсе Россиянең 68 төбәген китаплар белән тәэмин итә

ТР Милли китапханәсе Россиянең 68 төбәген китаплар белән тәэмин итә. Китапханәнең эшчәнлеге турында бүген ТРда китапханә эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Милли китапханәсе директоры Наил Камбиев сөйләде. Чара РФда һәм ТРда Мәдәният елына һәм “Казан – 2014 нче елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасына багышланган матбугат чаралары кысаларында узды. Наил Камбиев сүзләренчә, татар телендә чыккан китапларның 70 проценты Россиянең төрле ...

Дәвам »