7 июнь көнне Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан арасында эшли башлаган туры рейс белән Татарстан башкаласына 31 милләттәшебез килгән иде. Шулай ук алар Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров белән рәсми очрашуда да катнаштылар.
Дәвам »Рубрика: Экспорт
Франкфурт-на-Майне – Казан. Татарстан башкаласына 31 милләттәшебез киләчәк
Бүген Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан арасында туры рейс эшли башлады. Әлеге рейс белән Бельгия, Франция, Германия һәм Нидерландтан Татарстан башкаласына 31 милләттәшебез киләчәк.
Дәвам »
Дамир Гыйсметдинов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
Гыйсметдинов Дамир Минсәгыйрь улына әлеге медальне ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров тапшырды
Дәвам »
Балык Бистәсендә «Милли ризык» бәйгесе
Татарстанның Балык Бистәсе район Сабан туенда “Милли ризык” бәйгесе үткәрү гадәткә кереп бара.
Дәвам »
Аксубай “Ак калфагы” Сабан туен гөрләтте (фоторепортаж)
"Сабан туе батырына буләгем" кургәзмә-конкурс үткәрелгән, Ханымнар читекләр бизәу буенча мастер-класс, уеннар оештырганнар: чулмәк вату, су ташу, капчыкта йөгерү. Бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәп самаурдан кунакларны чәй эчергәннәр.
Дәвам »
VII Бөтенроссия авыл Сабан туе -Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы бистәсендә
4 июнь көнне Иске Кулаткыда VII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. 6 км. периметрга җәелгән Сабантуй мәйданында үзенең мәчетләре, өйләре, ишегаллары, мөнбәрләре белән зур бер шәһәр барлыкка килгән иде. Сабантуй бәйрәмендә 30 меңнән артык кеше катнашты.
Дәвам »
Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәхмәте
Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитетына Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәисе Л.Р. Колесникова исеменнән рәхмәт хаты килде. Муса Җәлилнең 110-еллык юбилеена багышланган региональ конкурста җиңгән балаларны Казан шәһәренә алып баруны оештыруда күрсәткән ярдәм өчен ихластан Чиләбе өлкә татар Конгрессы исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерәләр!
Дәвам »
Казанда Исламны өйрәнү фәне буенча фәнни симпозиум үтәчәк
10-11 июнь көннәрендә Казанда IV халыкара фәнни-гамәли симпозиум үтәчәк. Ул «бүгенге Россиядә һәм БДБ илләрендә Исламны өйрәнү фәнендәге тикшеренүләр: казанышлар, проблемалар, перспективалар" дип атала.
Дәвам »
Быелгы VII Бөтенроссия авыл Сабан туе Иске Кулаткада үтә (программа)
3-4 июньдә Ульяновски өлкәсе район үзәге булган Иске Кулатка авылында VII Бөтенроссия авыл Сабан туе үтәчәк.
Дәвам »
Венада беренче мәртәбә Сабан туе үтте
Күптән түгел Австрия башкаласы Вена шәһәрендә беренче мәртәбә Сабан туе оештырылды. Бәйрәм каланың үзәк паркларының берсе булган “Дунай” бакчасында үтте. Австриядәге Сабан туеның төп оештыручысы – “Мирас” татар җәмгыяте. Бәйрәмдә булганнар әйтүенчә, анда 400 ләп милләттәшебез җыелган булган, алар арасында Татарстаннан килгән кунаклар да бар иде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров милләттәшләребезне бәйрәм белән котлады, ...
Дәвам »