Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эшлекле сәфәр белән Иркутск өлкәсенә барачак. 26 август көнне программа кысаларында, Иркутск өлкәсе татарлары активы белән очрашу узачак. Рәсми делегация составында республика Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та бар.
Дәвам »Рубрика: Экспорт
Сембер мөслимәләре Иделдә
“Катнаш никахларны булдырмас өчен гаиләдә милли тәрбияне сабый чактан ук башларга һәм балаларны кече яшьтән үк татар чараларына күбрәк йөртергә кирәк!”. Ульяновск өлкәсе татар хатын-кызларының зур җыенында катнашучылар әнә шундый фикерләрне әйттеләр.
Дәвам »
Рамил Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәттә катнашучы милләттәшләребез Татар конгрессында кунак булдылар
Башкортстаннан килгән милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров кабул итте
Дәвам »
Кукмара районында Кече авыл бәйрәме узды
Кукмара районы Зур Сәрдек җирлегенең "Ак калфак" оешмасы Кара Елга авылында Кече авыл бәйрәме уздырды.
Дәвам »
Татар мәдәни үзәгенә рәхим итегез
Бари Тарханов исемендәге театр түгәрәге эшли
Дәвам »
Инкыйразмы, әллә?..
Без 1992 елның 19 нчы июнендә беренче тапкыр җыелып сүз куешыбызны онытмыйбыз
Дәвам »
Мәскәүдә “Нәҗибә” исемле документаль фильмны күрсәтәчәкләр
Фильм Нәҗибә Ихсановага багышланган. Чара 19:00 башлана Керү ирекле
Дәвам »
Пермьдә авыл бәйрәме – Барда көне узды
Пермь краеның Барда районында авыл бәйрәме – Барда көне уздырылды. Бәйрәмдә атаклы нәселләрнең парады узды. Монда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның олы бабасы Әмирхан Әмиров, Йосыфколовлар, Хәсәновлар, Ижбулатовлар һәм башка нәсел вәкилләре катнаштылар. Шулай ук Барда көне уңаеннан концерт та оештырылды. Әлеге концертта Татарстан артистлары Рафаэль Якупов һәм Ләйсән Сөнәгәтова чыгыш ясадылар.
Дәвам »
Актанышта “Шәҗәрәдә – чал тарих” исемле шәҗәрә бәйрәме үтте
Актаныш районы Чуракай авылында "Шәҗәрәдә - чал тарих" исемле шәҗәрә бәйрәме үтте. Үзенчәлекле бәйрәмгә кунак итеп авылның абруйлы нәселләренең вәкилләре чакырылган иде. Алар һәркайсы үзләренең нәсел шәҗәрәләрен халыкка тәкъдим итеп, кичә барышында үз нәселләре турында сөйләделәр.
Дәвам »
Казанда Рөстәм Яхинга һәйкәл ачыла
16 августта Казан шәһәрендә күренекле композитор, Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачыла. Һәйкәлнең авторы – скульптор Асия Миңнуллина. Вакыйга булачак урын: Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 35. Тантана сәгать 11:00 да башлана.
Дәвам »