“Халкым минем” газетасының 2016 елның февраль саны дөнья күрде. Бу санда татар дөньясы, язмыш, вакыйга, тарих, фикер, мәшһүр татар хатын-кызлары һәм башка рубрикаларда укучы өчен кызыклы бай материал тупланган.
Дәвам »Рубрика: Экспорт
Язлар моңы – 2016
Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең 15 еллыгына багышлап "Язлар моңы - 2016" бәйгесен башлап җибәрде.
Дәвам »
Австралия Сабан туе 10 апрельдә үтәчәк
Сабан туенда традицион ярышлар, уеннар узачак, җыелган халыкка пылау, чәкчәк белән чәй башка татар милли аш-су нигъмәтләре әзерләнәчәк.
Дәвам »
«Яндекс.Музыка»да татарча көйләр
Әлегә анда 82 җырчы исемен табып була.
Дәвам »
Ринат Закиров Муса Җәлил тууының 110 еллыгына чыгарылган истәлек медале белән бүләкләнде
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Муса Җәлил тууының 110 еллыгына чыгарылган истәлек медале белән бүләкләнде. Истәлек медален Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова тапшырды.
Дәвам »
Кыр-Каентүбә авылы апалары чәкчәкне яңа ысул белән пешермәкче
Күптән түгел биредәге "Ак калфак" оешмасына йөрүче өлкәннәре "Чәк-чәк"не яңача ысул белән пешерергә өйрәнделәр.
Дәвам »
Лангепаста чәкчәк бәйрәме
Чәкчәк бәйрәме дип аталган бу җыелышта сигез уңган хуҗабикә татлы ризык пешерү серләренә өйрәттеләр.
Дәвам »
Германиядә Җәлилне искә алдылар
Германиядәлегендар шагыйрь-герой Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үтте.
Дәвам »
Урмайда “Сыналганннар сынатмый” китабының тәкъдир итү кичәсе узды
25 февраль көнне Чувашия Республикасының Урмай авылында Бөтендөнья татар конгрессының идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхинең “Сыналганннар сынатмый” исемле китабын укучыларга тәкъдир итү кичәсе булып узды.
Дәвам »
Казан-Кырым-Волгоград
Казан шәһәренең Республика милли китапханәсендә И. Гаспарлы исемендәге Кырым-татар милли китапханәсе инициативасы белән оештырылган скайп элемтә узды. Скайп-элемтәгә Волгоград шәһәреннән татар милли үзәге әгъзалары да кушылды.
Дәвам »