tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 525)

Рубрика: Экспорт

Конгресста VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Журналистлар белән очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, рәиснең I урынбасары Данис Шакиров һәм рәисенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев уздырдылар.

Дәвам »

Журналистларны матбугат конференциясенә чакырабыз

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2017 елның 18-20 май көннәрендә «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын уздыра.

Дәвам »

V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены: пленар утырыш

14 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышы узды.

Дәвам »

Иске Кулаткыда татар милли матбугаты регионара фестивале узды

21-22 апрель көннәрендә Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында “Татар телен, мили мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауда татар матбугагатының роле” дип исемләнгән I татар милли матбугаты регионара фестивале узды.

Дәвам »

“Татар халык ашлары пешерү” остаханәcе

24-25 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан “Татар халык ашлары пешерү” остаханәcе уздырыла.

Дәвам »

Шыгырдан ханымнары Казанда сәяхәттә

24 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты чакыруы буенча Казанга Чуашстандагы данлыклы Шыгырдан авылыннан бер төркем татар ханымнары килде.

Дәвам »

Татар конгрессында Чуашстан Республикасыннан килгән булачак абитуриентлар белән очрашу узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында Чуашстан Республикасыннан килгән булачак абитуриентлар һәм укытучылар белән очрашу узды. Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы референты Радик Муллагалиев алып бардылар.

Дәвам »

VIII “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек башланды

18 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы чираттагы утырышын уздырды.

Дәвам »