Рамис Сафин исеме татар дөньясында яхшы таныш. Ул – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюро әгъзасы, ул – Ульяновск татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе, ул – “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Ульяновск өлкәсендәге корпункт җитәкчесе. Яңа гына Рамис Фарук улы Сафинга юбилее уңаеннан, Татарстан Президенты указы белән татар халкы алдындагы хезмәтләре өчен “Фидакарь хезмәт өчен” едале тапшырылды.