Форумның беренче көне теркәлү белән башланды. Аны Чиләбе, Украина, Канада һәм башка чит ил һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килүчеләр уздылар. Делегатларның 55%ы кызлар, 45%ы егетләр. Делегатларның 15%ы гаиләле, 70%ы югары белемле.
Быелгы форум эшендә беренче тапкыр Россиянең 7 өлкәсеннән, чит илләрдән: Австрия, Венгрия, Голландия, Грузия һәм Молдова вәкилләре катнаша.