2 декабрь көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, галим Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Бәйрәмгә ямь өстәп Мөхәммәт Мәһдиевнең дуслары, хезмәттәшләре, студентлары чыгыш ясадылар. Араларында әдәбият галимнәре Тәлгать Галиуллин, Фоат Галимуллин, язучы-шагыйрьләр, Тукай премиясе лауреатлары Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла һ.б. булды.
Г.Камал исемендәге театр артистлары, нәфис сүз осталары: Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Наил Дунаев, Хәлил Җәләлов, Әсхәт Хисмәт, Искәндәр Хәйруллин, Фәннүр Мөхәмәтҗанов һ.б. Мөхәммәт Мәһдивнең әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Кичәнең музыкаль өлешендә тамашачыларны үзенең җырлары белән Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзада Сафиуллина, Фердинанд Фәтхи, Рөстәм Закиров, Айдар Габдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлшат Имамиева, Чулпан Әхмәтҗәнова кебек җырчылар, гармунчы Вәис Бәйрәмов сөендерделәр. Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры кичәнең милли моңын, аһәңен тудырдылар.

Шулай ук кичә барышында залга җыелган тамашачылар экраннан махсус әзерләнгән видео рәтләрне дә күзәтеп утырдылар. Әлеге видео рәтләрдә Мәһдивнең фотолары, видеоязмалары, үз тавышының аудио язмасы, Мәһдиев турында халкыбызның мәшһүр галим, язучылары сөйләгән хатирәләр, архив материаллары урын алды.
Әлеге гүзәл тамашаның режиссеры Халисә Исмәгыйлева һәм сценарий авторы Халисә Хәкимуллина булдылар.