17 сентябрь көнне “Татар кызы-2015” Бөтенроссия бәйгесенең региональ турларында җиңүче кызлар Болгар шәһәренә сәяхәт кылдылар. Алар монда чигү һәм тәлинкәгә бизәк ясау конкурсларында көч сынаштылар. Искәртеп узабыз бәйгенең финал өлеше Чиләбе шәһәрендә 16 октябрь көнне узачак.