ТАТРУСENG
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья”студиясендә өр-яңа “Мәйдан” подкасты төшерелә башлады

ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья”студиясендә өр-яңа “Мәйдан” подкасты төшерелә башлады

Бездә шәп яңалык!

Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья”студиясендә өр-яңа тапшыру төшерелә башлады!

“МӘЙДАН” подкастының беренче чыгарылышында кунакта — “Манзара”премиясенә һәм яңа “Табарли” спорт төренә нигез салучы, танылган көрәшче, продюсер Айдар Шәймарданов.

Әлеге подкастта без спорт дөньясы белән бәйле яңалыклар һәм тормыш ыгы-зыгысы турында сөйләшербез!

Ә киләсе кунакны сез билгеләячәксез. Безнең ул кунакка инде беренче сорау да әзер. Ансын подкаст ахырында ишетә аласыз!

🎙“МӘЙДАН” подкастының идея авторлары һәм алып баручылар: Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Зуфар Валиахметов һәм “Дөнья” студиясе җитәкчесе, журналист Гөлинә Шәйхи

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*