Бөтендөнья татарлары конгрессы чакыруы буенча Үзбәкстанда яшәүче татарлар Татарстанда булдылар һәм Арчага да кайттылар. Аларны район чигендә милли киемнәрдән, чәк-чәкләр белән татар кызлары һәм гармунчылар каршы алды. Кунаклар гармун тавышын исләре китеп тыңладылар, рәхәтләнеп татарча биеделәр. Аннан Тукай яшәгән төбәк-Яңа Кырлыйга бардылар, Арча мәдәният йортында үзләре дә концерт куйдылар.