Сарытау өлкәсенең атаклы атом электростанциясе белән билгеле Балаково шәһәрендә яшәүче татарларның милли тормышы турында хәбәрләр сирәк килә. Әмма мондагы зыялылар, төрле һөнәр вәкилләре татар мәдәнияты, гореф- гадәтләре белән кызыксыналар. Быел анда “Росатом” оешмасының грантын яулап, милли сабантуе үткәргәннәр. 20 елдан артык Балаково татарларының җирле милли-мәдәни мохтариатын һәм татар-башкорт мәдәният үзәген җитәкләүче Гүзәл Инсапова “Дөнья” студиясендә кунакта булды.