tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Мин үзем нәрсә эшләдем?
Мин үзем нәрсә эшләдем?

Мин үзем нәрсә эшләдем?

Разил ВӘЛИЕВ исеме татар кешесенә һәр яктан таныш. Танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, депутат һәм милли җанлы татар кешесе ул. Мин аны үзем тел тегермәне белән түгел, игелекле гамәлләре белән аерылып торучы кеше буларак хөрмәт итәм. Дәүләт Советында инде ничәмә-ничә еллар бик күп игелекле эшләр башында торучы кеше буларак ул һәрвакыт диярлек дөнья гизә.

Һәр сәфәрендә дөньяның төрле төбәгенә сибелгән милләттәшләрен – татарларны эзли. Алдагы бер интервьюымда ул миңа нәкъ шуның турында әйтеп тә киткән иде. «Көньяк Кореяда гына татар тапмадым. Мин булган һәр илдә дә татар бар», – дигән иде ул чакта Разил Исмәгыйлевич. Читтәге татар темасына аерым тукталасым килгәнгә, аның янына бу юлы махсус шуның өчен бардым.

– Разил абый, татар белән татар аерыламы? Читтәге татар нинди дә ул, Татарстан татары нинди?

– Татарның, нигездә, зур аермасы юк. Телебез, динебез, тарихыбыз уртак. Әмма Татарстанда яшәүче татар үз милләте язмышына битарафрак карый кебек. Бездә халык мәнфәгатен кайгырту өчен Президент, хөкүмәт, парламент бар, конституция яклавы бар, ә татар кешесе еш кына үз язмышына үзе битараф. Кемдер эшләр әле дигән караш көчле. 30-40 яшьлек «балалар» да бит бездә ата-ана җилкәсендә яши. Ә алга киткән чит илләрдә бөтенләй башка тәртип – анда дәүләт яклавы да көчле, кеше дә үз хокукларын белә, социаль институтлар да үсеш алган – анда кеше бик иртә мөстәкыйль тормышта яши башлый. Әмма читтәге татар белән бездәге татарның иң үзенчәлекле ягы – никадәр читкәрәк китәсең, шуның кадәр милли хис көчлерәк.

– Ә шулай да миллилек юлында иң кискен мәсьәлә булып нәрсә тора?

– Милли мәгариф. Дин, тел, гореф-гадәт, мәдәният һәм тарихны да милли мәгариф аша гына күңелгә ныклап иңдереп була. Милли мәгариф булмаса, татарча укучы булмый, укучы булмаса, әдәбият юкка чыга. Язучылар белән бергә әдәбият, драматургия белән бергә театр да юкка чыгу юлына килеп терәлә. Милли мәгариф мәсьәләсен читтә түгел, үзебездә дә хәл итү елдан-ел авырлаша. Менә соңгы бер елда гына Татарстанда 112 татар мәктәбе ябылды. Күптән түгел парламент утырышында Биектау районының Чыршы, Өнсә авылларындагы мәктәпләр ябылу мәсьәләсе каралды. Өнсә авылындагы ата-аналар үз хокукларын яклап, судка мөрәҗәгать итте һәм мәктәпне кабат ачтыруга иреште. Ә без күпчелек очракта үз хокукларыбызны белмибез. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кистереп әйтте: «Һәр татар авылында башлангыч мәктәп сакланып калырга тиеш».

– Алар татар мәктәбе, татар ясле-бакчасы дип аталса да, күпчелегенең исеме генә татарча, җисеме русча бит.

– Бүген Татарстанда меңгә якын татар мәктәбе дип исәпләсәк, шуның 100е чын мәгънәсендә татарныкымы икән? Җитәкчелек алдында шулай хисап тотып, иң куркынычы – үз-үзебезне алдап, кәгазь тутырабыз инде. Һәр районда татар мәктәбе яки гимназиясе булдыруны максат итеп куйганга да инде шактый вакыт узды: чеп-чи татар районы Балтачта ул бүгенгәчә юк. Әлеге исемлеккә тагын Нурлат, Аксубай, Әгерҗе, Югары Ослан да керә. Һәрвакыт Мәскәүне сүгәргә яратабыз, ә менә болары үзебез эшләмәгән эшләр бит.

– Читтәге татар өчен вазгыять тагын да катлаулырактыр инде?

– Россия төбәкләрендә хәлле татарларның милли хәрәкәтне уятып җибәрүеннән, башлап йөрүләреннән күп нәрсә тора. Шөкер, андыйлар читтә шактый. Милли мәктәпләр язмышында да, милли йолалар, гореф-гадәтләр саклануында да аларның рольләре зур. Әмма: «Чит илләрдәге татарлар безгә караганда күбрәк татарча аралаша», – дигән фикер белән килешә алмыйм. Аларда да хәзер тел мәсьәләсе шактый аксый, бигрәк тә яшьләр арасында.

– Мин, Көньяк Кореяда гына татар тапмадым, дигән идегез. Ә менә чит төбәктәге татар өе безнекеннән нәрсәсе белән аерыла?

– Мин, кайда гына булсам да, бер нәрсәгә игътибар итәм – читтәге милләттәш өендә иң түрдә – Тукай портреты. Кая гына барма – Төркияме ул, Финляндияме, Монреальме, Торонтомы – анда Тукайның дәрәҗәсе бик югары.

– Аларның бүгенге проблемалары нидән гыйбарәт дип саныйсыз?

– Читтәге татарлар бердәм, гореф-гадәтләрне саклый дип, артык идеаллаштырырга ярамый. Менә быел мин Америкага баргач, андагы татарларның төрле төркемнәргә бүленә башлауларын күреп шаккатып кайттым. Алар хәзер яңа татар, иске татар дигән бүленешкә кергәннәр – яңа татарларның милли аң дәрәҗәсе түбән, алар аракы эчә, тәмәке тарта, иске татарлар белән аралашуны кирәк санамый икән. Иске татарлар алдында чыгыш ясаганда мин аларга, берләшсәгез иде, берәм-берәм булса да яшьләрне дә үз тирәгезгә тупласагыз иде, дип сөйләдем. Татар кайда да бер гаилә кебек яшәргә тиеш. Сан-Францискодагы быелгы сәфәремнән исә шатланып кайттым – андагы татарлар өстәмә акча түләп, машиналарындагы номер янына TATAR дип яздыртканнар. Нәрсә өчен кирәклеген аңлатып та бирделәр. Бер милләттәш кибеттән чыгышына машинасы янында танылган биюче Ирек Мөхәммәтов көтеп торуын әйтте: «Кемдә милли хис көчле, шул сине көтеп тә тора, кемгә барыбер – ул күрсә дә, узып китә инде», – диде ул.

– Разил абый, күптән түгел генә шагыйрь Рөстәм Сүлтинең интервьюсында бездә кеше кадере юк ул кебегрәк фикер укыган идем. Сез килешәсезме, татарның читкә китүе шуның белән бәйлеме?

– Бер бездән генә кеше китми, читтә Россиянең башка төбәкләреннән килгән халык та, казах-кыргызлар, үзбәкләр дә шактый. Кеше бит гомер бакый йөремсәк булган, бер җирдән икенчесенә күченеп йөргән. Ул бит авылдан чыкмый ятканда гына дөнья зур кебек. Ә йөри башласаң, Җир шары бик бәләкәй икән. Кадер дигәндә, кеше кадере булмаган җирдә яшәү рәхәт түгел инде ул. Әмма мин, мәсәлән, үз җиремнән күченеп китмәс идем. Җыйнаулашып, рәхәт җир эзләп китеп барсак, монда кем калыр да, монда кем эшләр соң? Мондагы тормышны да җайларга кирәк бит.

– Читтәге татарларга хәзер «Атна вакыйгалары» дип аталган махсус газета чыга башлады. Сез әлеге газетада ниләр күрергә теләр идегез?

– «Атна вакыйгалары» кебек федераль дәрәҗәдәге матбугат чарасы безгә бик күптәннән кирәк иде. 80 меңлек укучысы булу бер халык булып яшәргә теләгән татар өчен күп нәрсә турында сөйли. Кемгәдер салынып ятарга кирәкми, үзебез дә эшли алабыз икән бит. Билгеле, бөтен илгә таралучы газета булгач, аның бюджеты да Россия казнасыннан булырга тиеш, тик әлегә аны Татарстан гына финанслый. Бөтен дөньяга сибелгән татарларга аралашу-берләшү өчен бик яхшы мөмкинлек инде бу. Теләкләремә килгәндә – мин читтә Сабан туйларында йөргәндә бер нәрсәгә игътибар итәм: еш кына анда бәйрәмнең имитациясе генә була. Күбрәк концертка кайтып кала ул. Менә аларга милли бәйрәмнәрнең тәртибен аңлатасы иде. Балалар тәрбияләүгә аерым тукталырга кирәк. Һәм, әлбәттә, газетаның бер битен әдәбият әсәрләренә бирү дә мәгъкуль. Газетада күрәсе килгән тагын бер колонка – бөтен төбәкләрдән җыелган хәбәрләр. Татар бер-берсенең хәл-әхвәлен, ничек яшәүләрен белеп торырга тиеш.

– Әңгәмәне Тукай сүзе белән тәмамласак, урынлы булыр кебек, татар һаман йокыдамы?

– Сан ягыннан Россиядә татар икенче урында торса да, әле һаман объектив бәясен алмаган халык. Без һич тә үлмәгән, йокымсыраган гына. Милләтне уяту юлында аерым-аерым эшләр дә эшләнә, әлбәттә. 20 ел элек чит илләргә баргач, татарның кем булуын аңлата алмый тилмерә идек, хәзер безне белә башладылар. Тарихыбызны, мәдәниятебезне, икътисадыбызны ныклап таныту кирәк. Спортта уңышларыбыз шактый. Мин үзем, республикабызда мәдәниятне үстерү стратегиясе булдырырга кирәк, дим. Әнә бездә татар опера һәм балет театры бинасы бар – ә татар опера-балеты әлегә юк дәрәҗәсендә. Татарстан бюджеты хисабына күбрәк Голландиягә хезмәт итә кебек ул. Әлеге юлда да үзебезгә җиң сызганып эшләргә, милли кадрларны үстерергә кирәк. Кино сәнгатебез яралгы хәлендә. Бу эшләрнең һәрберсендә кемдер башлап йөрергә тиеш. Татарга кайдандыр нәрсәдер көтәргә, өмет итәргә кирәкми, иң элек: «Мин үзем нәрсә эшләдем соң әле?» – дигән сорау кую кирәк.

Автор: Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Чыганак: “Шәһри Казан”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*