Шәмсия Җиһангирова
* * *
(Күңел белән сөйләшү)
Үткәннәр өчен үкенеп,
Бәргәләнмәче, күңел!
Үзебез яши белмәдек,
Беркем гаепле түгел.
Беркем дә гаепле түгел,
Эзләмик: “Кем, дип, шулай…”
Башкалар алдан өлгерде,
Без соңга калдык бугай…
Соңга калдык кеше кебек
Сөяргә-сөелергә,
“Аңламады, белмәде…” дип,
Үпкәләмик беркемгә.
Өлгерми калдык биргәнне
Кабарга да йотарга…
Әйбәттән мәхрүм булсак та,
Баш имәдек чүп-чарга.
Соңладык… Яши белмәдек…
Талчыктык… тәмам талдык…
Шөкер, нинди хәлләрдә дә,
Үзебез булып калдык.
Син дә башкача булмассың,
Мин дә үзгәрәк булмам.
Сине – миңа, мине – сиңа
Бик дөрес биргән Ходам.
Мин дә сине гаепләмим,
Син дә мине жәлләмә.
Күтәрә алмаган йөкне
Бирми Ходай бәндәгә.