2021 елның 21 июле Казан Изге ана иконасы чиркәвен изгеләштерү көне буларак тарихка кереп калачак. Казан Кирмәне уртасында шәһәрне саклаучыларның җитәкчесе буларак буларак танылган сәет Кол Шәриф мәчете ачылу кебек үк, киң җәмәгатьчелек игътибар үзәгендә һәрвакыт калачак бу вакыйга да туристлар һәм православие динен тотучылыр өчен генә түгел, барлык милләтләр өчен дә гыйбрәтле. Чөнки Изге Ана иконасының тарихы Казан һәм Россия Федерациясенең тарихының күренекле сәхифәсе.
Кешеләрнең нинди дин тотуына, нинди фикер мәсләге белән яшәвенә карамастан, тарихи фактлар һәм миллионнар күңеленә сеңгән риваятьләр бер вакытта да онытылмыйча, югалмыйча халык күңелендә саклана һәм тарихи төбәкләрнең үзенә күрә тамгасы булып хезмәт итә.
Мәгълүм булуынча, Казан Изге Ана иконасы күп гасырлар дәвамында фаҗигави вакыйгалар кичергән. 1579 елның 21 июлендә Матрона исемле кызның төшенә кергәннән соң табылган бу икона Казанда булган котычкыч янгыннан соң пәйдә була. Аның югалу маҗаралары, күчермәләренең табылуы, илгә килгән бәла-казалардан котылуда шушы иконаның могҗизави көченә ышану ил башлыкларын, зур рухани әһелләрне берләштергән. Бу иконаның язмышына Россия Президенты В.В.Путин һәм илнең абруйлы шәхесләре игътибар итә. Изге ана чиркәвен тергезү турында Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 4 ноябрендә кул куйган. Шул ук указ белән Болгарда Ислам академиясен төзү турында карар да рәсмиләштерелгән.
Инде тарихи чиркәү ачылып, аны Россиянең рухани башлыклары изгеләштергәч, илдәге абруйлы мөселман һәм татар мәркәзе булып танылган Казанга һәм Татарстанга да игътибар бермә-бер артачак. Монда килүчеләр Казан кирмәненә, Болгарга һәм Зөя утравына бару белән беррәттән Изге Ана иконасы чиркәвенә һичшиксез керәчәк. Мәчетләр, мәдәният учаклары, музейлар да читтә калмаячак. Чөнки монда тарих, иҗтимагый фикер үсеше, сәнгать чыганаклары тулып ята! Рухи кыйммәтләрнең фәнни һәм эстетик дәрәҗәсе Париж, Лондон, Рим, Санкт-Петербург музейларыннан калышмаска тиеш. Бу чыннан да шулай булып бара!
Моңа инану очен өчен 21 июльдә Изге Ана иконасы чиркәве ачылу вакыйгасына багышлап чыгарылган китап белән танышу да җитә. Шәрәфле кунаклар, галимнәр, музейлар өчен чыгарылган бу рәсемле китап дин һәм сәнгать тарихына сәфәр ясарга ярдәм итә. Анда икона тарихы да, аның илләр аша Казанга кайтуы турында хикәят һәм Зур Кызыл урамында ачылучы чиркәүнең төзелеше, андагы фрескалар, архитектура үрнәкләре күрсәтелә. Бу китап һәм тергезелгән чиркәү белән танышканнан соң Казан кирмәнендә ачылган күп санлы музейлар да искә төшә. Кирмәндә Татарстаның һәм татар халкының тарихына багышланган музейның киңәйтелү проекты гамәлгә куелу да Казанга бөтен дөньяның игътибарын тагын да арттырачак.
Изге Ана чиркәве турында яңа китапны ООО “Дизайн-центр А1” оешмасы нәшер иткән. Проектның җитәкчесе – Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне тергезү фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова. Фоторәссәмнәр Д.Аликин, М.Бадыкшин, М.Догодвид, Ф.Губаев, А.Индюхов, С.Исхаков, Д.Карпов, М.Козловский, Е.Кулишов, С.Персова, М.Фролов, Р.Хасаев иҗат иткән рәсемнәр һәм тарихи белешмә басылган бу китап уникаль энциклопедик чыганак буларак 2021 елның 21 июлендә үткән чараларның истәлеге булып калачак. Анда чыккан кайбер рәсемнәрне безнең фоторепортаждан карый аласыз.
Римзил Вәлиев