Казанда 28-29 августта V бөтендөнья татар яшьләре форумы эшләде. Аның эшендә төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән 800 ләп делегат катнашты.
V бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында 4 секция эшләде, милләттәшләребез “Татар яшьләре һәм Web.2.0”, “Татарларның тарихи мирасы һәм милләтне саклау юллары”, “Бүгенге яшь татарлар тормышында рухи юнәлешләр”, “Милли мәгариф һәм туган телне өйрәнүдә һәм саклауда заманча технологияләр” дигән темалар буенча фикер алышты. Яшьләр “Татар иле” порталы белән танышты, “Татар милли бренды: формасы һәм эчтәлеге” дип аталган дискуссиядә дә катнаштылар. Форум эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Бөтендөнья татар яшьләре форумы координацион киңәшмәсе һәм рәисеннән торган җитәкче орган – Совет сайланды. Алдагы ике елга Бөтендөнья татар яшьләре форумын Тәбрис Яруллин җитәкләячәк.
Без форум көннәрендә делегатлар белән танышып сөйләшеп калырга тырыштык. Кыска гына итеп, иң кызыклы әңгәмәләрне сезне игътибарга да тәкъдим итәбез.

Зәйнулла Ибраһимов минем күптәнге танышым. Казахстанның Петропавловски шәһәрендә туган, хәзер Алматыда яши һәм эшли. Ул – Казахстанда актив эшләүче татар яшьләренең берсе. Аның яшьләр белән әвәрә килеп, картаерга вакыты да юк. Бүгенге көндә Зәйнулла күптән түгел төзелгән Казахстандагы татар яшьләренең координацион шурасының бюро әгъзасы. Аның татар яшьләре форумында беренче катнашуы түгел, ул мондый чараларны башка төбәк, илләрдәге татарлар белән танышу өчен иң яхшы урын дип саный. Шушындый танышлыклар быел Алматыда Үзәк Азия илләренең бердәм яшьләр сабантуен үткәрергә мөмкинлек бирде. Алга таба мондый Сабантуйлар ел саен үткәрелер дип план кора Зәйнулла. Башка уй-хыялларга килгәндә, татар оешмалары каршында балалар бүлекчәләре, балалар үзәкләрендә татар төркемнәре оештыру идеясы бар. Зәйнулла фикеренчә, балаларга кечкенә яшьтән аларның татар булуларын сеңдерә башларга кирәк.
Үзбәкстаннан килгән кызлар баш киемнәре белән әллә кайдан күзгә ташланып тордылар. Алтын җепләр белән чигелгән үзбәк калфагы һәм үзбәк бизәге төшерелгән шарф – аларга делегатлар арасында бер-берсен югалтмаска да ярдәм итте, башкалар да аларның кайдан килүләрен шәрехли иде. Мин Илмира Улданова белән сөйләшеп алдым. Ташкенттан килгән кыз әнисе ягыннан соңгы себер татарлары ханы Кучум токымыннан, әнисенең кыз фамилиясе дә Кучумова икән. Илмира үзе банкта эшләсә дә, Үзбәкстан татар яшьләре үзәге эшенә дә актив катнаша. Сабантуйлар оештыру, үткәрүдә эшли. Илмира 9 май бәйрәменә татар ветераннарын ничек котлаулары турында аеруча тәфсилләп сөйләде. Ике йөзләп ветераннарның өйләренә барып, күчтәнәчләрен тапшырып, җырлап-биеп, олы кешеләрнең күңелләрен ачып кайталар. Илмира татар яшьләре форумына беренче килүе икән. “Бездә Казанга форумга бөтен кеше дә барып кайтырга тиеш дип кабул ителгән, бу юлы – минем чират, – диде. Форумда катнашу хисләрне нечкәртә, хәтта кайвакыт күңел тулып китә – үзебезнең татарлар кайда гына яшәми бит”.
Исмеәгъзам Бикчәнтәев Кытайда, Өремче шәһәренә якын Чишмә исемле татар авылында (хәер, анда татарлардан тыш казах, үзбәк, дунган, кытай халыклары вәкилләре дә яши икән. Ә татарлар барлыгы 2-2,5 мең кеше) туып үскән татар егете. Һәрхәлдә әнисе казахның кирей ыруыннан булса да, егетебез татарлыкка нык тартыла. Әтисенең бабалары Кытай якларына инде моннан ике йөз ел элек китеп төпләнгәннәр, Исмеәгъзам Кытайда шәүче татарларның алтынчы буыны. “Миннән алдагы буыннар барысы да Татарстанга, Казанга кайтырга хыялланган. Мижа килергщ насыйп булды”, – ди ул. Инде бер ел егет Казан университетында хәзерлек бүлегендә укый, тагын бер елдан Химия-технология университетында нефть факультетында укый башларга хыяллана. Алар: Кытайдан килгән 20 кеше яшьләрнең 19 ы өйләренә, әти-әниләре янына җәйге ялга кайтып киткән, Исмеәгъзам Татарстанда калган, исәбе – ял айларында татар телен камилрәк өйрәнү, моның өчен ул Мамадыш районындагы татар авылларына барып торып та кайткан. Форум көннәрендә Исмеәгъзам Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Украинадан килгән татар яшьләре белән танышкан. “Шунысы кызганыч, кайберләре татарча белми, мин русча әле яхшы белмим, шуңа күрә аларның исемнәрен генә сорашып белдем”, – ди егет. Ләкин Исмеәгъзам чын күңелдән татарларның кайда яшәмәсәләр дә, яхшы, таза тормыш алып баруларына куана.
Розалия Имаева исемле Кемерово шәһәреннән килгән кызга игътибар итми мөмкин түгел иде. Иң беренче булып күзем куе, карарак сары чәченә төште. Матур, сөйкемле кыз. Розалия белән сөйләшә торгач, Кемеровода “Таң” татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Руслан Мөхәммәтшин да әңгәмәгә кушылып алгалады. Иң башта ул Розалияне татарча гына сөйләшергә өндәде. Без булдырганча, Розалия белән татарча гапләштек. Розалиянең әнисе Чаллыдан, әтисе Иркутскидан икән. Кыз әле быел гына институт тәмамлаган, белгечлеге буенча ризык җитештерү буенча инженер-технолог. Татар яшьләре оешмасы Кемеровода 4 еллап эшләп килә, ул балалар йортларында хәйрия эшләре, сабантуйлар оештыру, үзешчән коллективларны эшләтү белән шөгыльләнә. Татар телен өйрәнү түгәрәгенә дә егермеләп кеше йөри башлаган. Укыту эшен үз өстенә шул ук Руслан Мөхәммәтшин алган. Руслан сүзләренчә, өйрәнүчеләр әкренләп татарча сөйләшә башлыйлар, ләкин иң мөһиме алар татарлыкка омтыла, үзләрен татар милләтеннән булуларын аңлыйлар, таныйлар. Чөнки дә Кемеровода татарлар саны зур булса да, ана телендә сөйләшүчеләр әллә ни күп түгел икән. Розалия әйтүенчә, Казандагы форум аларны Кемеровода да үз төбәкләрендәге татар яшьләренең форумын үткәрү идеясен тудырды. Бу турыда алар якын күршеләре Новосибирски, Омскида яшәүче татарлар белән дә фикер алышырга өлгергән.
Автор: Альфия Миннуллина





