ТР Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда дәүләт милли сәясәте концепциясе проектын тикшерүгә багышланган сөйләшү булды. Анда республикабыз Диния нәзарәте җитәкчеләре дә катнашты.
Мөфтият җитәкчеләре анда, озакламый республикабыз мәчетләренә нәзарәттә расланган бердәй җомга вәгазьләре җибәрә башлаячакбыз, дип белдерде. Барлык мәчетләрдә дә берүк көнне бердәй җомга вәгазе сөйләнеләчәк дигән сүз бу. Бер яктан караганда, яхшы ният инде бу. Имамнарга эш җиңеләя, җомга вәгазе язып, әзерләнеп утырасы булмый. Әле бит алар арасында гарәп хәрефләрен яңа гына таный башлаганнар, Коръәнне кириллицада гына укый белүчеләр байтак. Җитмәсә, җәй уртасында, кылны кырыкка ярыр булып йөргән чакта, мәчет ишекләре җомга көнне генә ачылганда шәп бүләк бу.
Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар: әзер вәгазь җибәрәбез, берүк вакытта вәгазьләрне тәртипкә дә салабыз, дигән ният мәчетләрне бюрократлаштыруга китермәсме? Беренчедән, мәхәллә халкының әзерлеге төрле. Әйтик, атнага бер генә тапкыр ачыла торган мәчеткә җыелучылар белән көн дә биш вакыт азан әйтелеп, биш вакыт намаз укылган Аллаһ йортларында ихтыяҗ-сорау шактый нык аерыла лабаса. Мәхәллә халкы уртача әзерлекле булганнар да аз түгел. Шул ук вакытта имамнарыбыз арасында бик күркәм бәяләнә торган икенче бер күренеш тә бар әле: яңа, читтән килеп вәгазь сөйләгәннәрне башкачарак, игътибарлырак та кабул итә халык. Бу гаҗәп тә түгел: имам никадәр генә укымышлы, оста вәгазьче булмасын (бик ныклап әзерләнмәгән сурәттә), кабатлана башлый. Шуңа күрә дә Балтач, Кукмара кебек районнарда бер-берсенә барып, алмашып вәгазь сөйләп, халык сорауларына җавап бирү күренеше киң таралган. Югарыдан, сөйләү мәҗбүри, дип вәгазь юллый башласалар, вәгазьләү вакыты бик озынаеп китмәсме? Сер түгел бит: кайбер мәчетләрдә җомга вәгазен ярты сәгать чамасында тәмамлап куялар (күпләрнең эшкә соңаруы бар), кайсыбер төшләрдә сәгатьтән артык вәгазьлиләр.
Тагын бер сагайткан нәрсә бар. Монысы, мөгаен, җитдирәктер дә: Төркиядә бердәй вәгазь сөйләүгә күчкәч, фатирларда җыелып намаз укулар арткан. Ягъни вәгазьләү эшен рәсмиләштерү, бюрократлаштыру халыкның мәчеттән гайрәтен чиктерә башлаган. Бер караганда, моның начарлыгы юк: дәүләткә каршы эшләр ниятләмәсәләр, дин нигезләрен яхшылабрак, тирәнрәк үзләштерергә теләсәләр – рәхим итсеннәр! Әмма хәзерге заманда әллә ничә юнәлеш, сектага охшаган дини агымнар күп: ялгыш юлга кереп китмәгәйләре.
Дин, мәчет, мәхәллә дигәннәре, ни дисәң дә, горизонталь багланышлар яссылыгында гамәл кылырга, гражданлык җәмгыяте институты буларак эшләргә тиеш бит. Динне вертикаль мөнәсәбәтләр, ягъни дәүләт институты кысаларында күзаллау нәкъ менә бюрократлаштыруга китерәчәк тә инде. Шуңа күрә бердәй вәгазьләр җибәрә башлаганчы, яхшылап уйларга иде.
Автор: Рәшит Минһаҗ
Чыганак: “Ватаным Татарстан“