28 майда җирле себер татар шагыйребез, СССР язучылар берлегенең себер татарлары арасында беренче әгъзасы Булат Сөләймановның туган көне. Аның тууына быел 87 ел тулыр иде. Шул уңайдан Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең Камин залында мул табын әзерләп, филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин җитәкчелегендә өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә себер татар язучылары берлеге һәм татар мәдәният үзәге шагыйрьнең рухына багышлап хәтем ашы уздырдылар. Чарага галимнәр, үзешчән шагыйрьләр, шагыйрьнең фикердәшләре, актив җәмәгать эшлеклеләре һәм дә шагыйрьнең иҗатына гашыйк булган, шигърият яраткан якташлар төрле шәһәрләрдән, авыллардан килделәр.
Шагыйрьнең рухына багышлап җирле шагыйрь, критик Сәгыйть хаҗи Сагитов Коръән укып, дога кылгач, хәтем ашына килүчеләрне «Корама» иҗади оешмасының хатын-кызлары махсус чалынган сарык итеннән Сәрвәр апа Сагидуллина тәмле итеп пешергән пылау һәм милли ризыклар белән сыйладылар. Кунаклар өчен Төмән шәһәренең 13 нче китапханәсенең баш китапханәчесе Луиза Сөрмәтова «Себер минем җирем» дип аталган портретлар күргәзмәсе һәм Булат Вәликә улының иҗатына, тормыш юлына багышланган «Себер – Ватаным, мәхәббәтем минем» дигән музыкаль-әдәби кичә әзерләгән иде. Кичәне җырчы, фольклорчы Луиза Сөрмәтова Әмир Хәлидовның шагыйребез сүзләренә язган «Ак канатлы аккошларым кайта» дигән матур җыры белән башлап җибәрде. Кичә дәвамында ул кунакларны шагыйрьнең иҗаты, көрәштәшләре, замандашлары, туганнары турында истәлекләр белән таныштырды. Аның иҗатына анализ ясап, Татарстан шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиевның «Күчем ханның сонгы оныгы син» әсәреннән өзек укып ишеттерде.
Шулай ук Луиза Рәис кызы үзләренең хәтер сандыклары белән бүлешергә, фикерләрен җиткерергә теләк белдерүчеләргә сүз бирә барды. Килүчеләрне сәламләп һәм автономия эше белән таныштырып өлкә себер татар автономиясе советы рәисе Фәүсия Марганова чыгыш ясады. Булат Сөләймановның якын дусты Әнәс Гаитов башкарган уртак эшләрен искә төшереп, кадерләп саклаган фикердәшенең кулъязмасын күрсәтте, соңгы елларда үзара дулашып, «Сөләйманов укулар»ы өлкә фәнни конференциясен дә югалтканга бик борчылды. Өлкә себер татар язучылары берлеге рәисе Клара Кучковская оештыручыларга рәхмәт әйтеп, мондый чараны ел саен уздырып торырга, мәрхүм булган күренекле шәхесләр – Заһид Акбүләков, Рәкыйп Ибраһимов, Сәгыйдә Хәйруллина, Әлминур Патршина һәм башкаларны да онытмаска, аларның рухларына да Коръән сүрәләре укырга кирәклеген әйтте. Чыгыш ясаучы Сәгыйть Сагитов, Клара Кучковская, Гөлнара Калиева, Җәзилә Галиева үзләренең Булат Вәликә улы, туган телебез, туган ягыбызга атап язылган иҗат җимешләрен укып ишеттерделәр. Шулай ук Тубыл шагыйрәсе Галия Абайдуллина телефон аркылы элемтәдә булып, Булат Сөләймановка багышланган яңа шигырен укыды.
Тел белгече, себер татар телендә бастырылган җыентыкларның баш редакторы Максим Сагидуллин китап авторларының шигырьләренә анализ ясап, кайберләрен укып китте.
Музыкаль бүләк белән Каскара авылыннан шагыйрьнең ерак туганнары – игезәк кызчыклар Дарина һәм Мәдинә Хөсәеновалар килгәннәр иде. Алар тамашачыларга Илнара Рамазанова-Әбдерахипованың Булат Сөләйманов сүзләренә язылган «Мин кешене сөям» җырын бүләк иттеләр. Аделина Каташева (җитәкчесе Алсу Кәримова) туган телебездә сәнгатьле итеп 3 шигырь яттан сөйләде. Кичәдә Омск дәүләт техник университетының өлкән укытучысы Иван Убалехтның катнашуы һәм аның «Себер татар телен компьютерда эшкәртү: бурычлар» темасына язылган бик кызыклы доклады тыңлаучыларда чын кызыксыну уятты. Аңа төрле сораулар яудырдылар. Рәхмәт йөзеннән Максим Сагидуллин аңа себер татар телендә бастырылган китаплар бүләк итте. Матур кичәгә йомгак ясап, Луиза Сөрмәтова талантлы шагыйребезнең шигыренә язылган «Үтеләсе юллар үтелмәгән» (Әмир Хәлидов көе) җырын башкарды.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: кичәдән күренешләр.
Чыганак: yanarish72.ru