Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан әзерлекне башларга кушты. Бу хакта ул Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына Юлламасында әйтте.
“2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тула. Бу датага багышланган чараларга әзерләнә башларга кирәк. Татар халкы үсешендә Ислам Россиядә алдынгы диннәрнең берсе буларак формалашуында зур роль уйнады”, – диде Миңнеханов.
Президент, шулай ук, Болгарда һәм Зөядә тарихи һәйкәлләрне торгызу эше тәмамланганын искәртте. Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге “Яңарыш” фондына һәм барлык иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде.
Гөлнар Гарифуллина