– Алтынчы дистәне ваклап килгәндә тормышны өр- яңадан башладык, – ди Мамадыш районының Дусай авылына Кытайдан кайтып урнашкан Ришат абый белән Флюра апа. – Кашыкка кадәр яңадан сатып алдык бит!
Бу сүзләрне алар үкенеп түгел, сөенеп әйтә. Гомер буе Кытайда яшәп, әби-бабаларының кендек каны тамган җирләргә килеп урнашу аларны ифрат бәхетле иткән. “Монда рәхәтләнеп татарча сөйләшергә, туйганчы милли көйләребезне тыңларга була”, – ди алар.
“Ун минутта өйле булдык!”
Ришат абый Йосыпов һәм Флюра апа Моратова гаиләсе (Кытайда язылышканнан соң һәркем үз фамилиясендә кала икән – авт.) Дусай авылына үткән җәйдә килеп урнашалар. Төпләнгәннәренә әле берничә ай гына узса да, тормышлары хәйран гына түгәрәкләнеп килә. Авыл уртасыннан дүртпочмаклы агач йорт сатып алганнар, хәзер шуны рәткә китереп бетереп баралар.
– Бу йортта озак еллар беркем дә яшәмәгән, уты да, суы да, газы да кермәгән иде, – ди Флюра апа. – Килүгә шул эшләрне башкарырга туры килде. Хәзергә кадәр шул мәшәкатьләр белән йөрибез әле.
Гомер буе шәһәр җирендә торып, авыл тормышы белән яши башлау Ришат абыйны бик күп һөнәрләргә өйрәтә. Хәзер инде ул торбалар суза, радиаторлар урнаштыра, түшәм-сайгаклар да җәя белә. Ишегалларын, капка төбен ялт итеп кую да көндәлек гадәткә кергән. Бу гадәтенә күрше-тирә бик аптыраган башта. “Нигә дип көн саен капка төбен себерәсең?” – дип теңкәсен корытканнар. “Соң, урамдагы бөтен пычрак аякка ияреп өйгә керсенмени? Чистадан йөрү үзе рәхәт бит!” – дигән җавабы тәэсир иткәндерме, әллә шапшак булып күренүдән читенсенепме, хәзер күрше-тирә дә көн саен капка төбе себерергә чыга башлаган.
Авыл җиренә килеп урнашуның үз тарихы да бар.
– Татарстанга беренче мәртәбә генә килүебез түгел, – ди Ришат абый. – Бу якларга безне балалар китерде. Чит ил студентларына монда килеп уку юллары ачылгач, олы кызым Руфияне бирегә күчерергә уйладым. Ул Кытайдагы күренекле бер университетта телевидение алып баручысына укый иде. Икенче курсны тәмамлауга, Казанга күчердем. Хәзер социолог белгечлеген үзләштерә. Кечебез Раидә ул чакта гимназияне генә тәмамлаган иде. Ул да апасыннан калышмады. Монда журналистика факультетына укырга керде. Кызлар янына кунакка килеп йөри-йөри, Татарстанга гашыйк булдык та, монда калырга уйладык.
Дусайга исә Ришат абыйны “безнең авылны да бер күреп кил әле” дип, Казанда танышкан Рөстәм исемле дусты алып кайта. “Мондагы табигать, тынычлык әсир итте мине”, – ди ул. Аннан авылны күрсәтергә дип тормыш иптәшен дә алып килә. Язмыштырмы, очраклылык кынамы икән, Флюра апаның әби-бабалары да тумышлары белән Дусай авылыннан булулары ачыкланган.
– Туганнарыбызның берсе 1887 елда Кытайга сәүдә белән чыгып киткән була. Кәсебе мантып киткәч, 1917 – 1918 елларда монда кайтып, барлык туганнарын үзе белән ияртеп алып китә. Ул чагында минем әтигә 2-3 яшьләр чамасы булган, – дип, Флюра апа әниләреннән ишетеп белгән тарихны сөйләп алды. – Монда төпләнүебезгә шул да сәбәп булды. Өй сатылу турында ишеткәч, аны килеп карадык та, ун минут эчендә сатып та алдык!
Кызганыч, авылда Флюра апаның әтисе туган төп нигезне белүче калмаган. “Яшьлегебез белән без дә әби-бабайдан сорап кала алмаганбыз. Өйләре кай тирәдә булды икән, туганнары калдымы икән дип белешәсе булган да бит… Кем белә, бәлки шушы ук авылда туган тиешлеләребез бардыр”, – дип уфтана хуҗабикә. Шулай да кемнәрен дә булса табарга өметләре юк түгел. Җиде буын әби-бабаларының исемлеге бар кулларында. “Эзләп карыйсы булыр. Тик әлегә төп эшләребезне бетермичә аңа алынып булмас, – ди. – Иртә торабыз, кич ятабыз. Әле Мамадышка чыгып китәбез, әле Казанга чабабыз. Документ эшләре сездә бии-иик авыр икән! Кытайда исә бу җәһәттән эшләр катлаулы түгел. Кәгазьләрнең кайберләрен хәтта өйгә килеп эшләп бетереп китәләр”, – ди.
“Сездә бар да башкача”
Ришат абыйның да, Флюра апаның да сездә болай икән, сездә тегеләй икән, ише шаккатулары күп булган. Мондагы “тәртипләр” белән алар килеп урнашуга ук танышырга мәҗбүр булган.
Әйтик, кибетләрдә сатучыларның дорфалыгына исләре киткән аларның. “Бездә сатып алучының бер алдына, бер артына төшәләр. Әйбернең бәясен дә сатулашмыйча, килешеп алырга була. Монда исә кибеткә кергән кешегә күтәрелеп тә карамыйлар. Ташлама ясамассыңмы икән дип сорасаң, аты-юлы белән сүгенеп җибәрәләр. Шундый хәлгә тарыган җирләргә керми китәбез хәзер”, – ди алар.
Сөйләүләренчә, безнең шәһәр-авыллар да Кытайдагыларыннан күпкә кайтыш икән. Ришат абый сөйләвенчә, анда кечкенә авылларга да асфальт юл түшәлгән. Йортлар ике катлы, һәркайсы кирпечтән салынган. Авыл дигәне дә бездәге төсле 100 хуҗалыклы гына түгел. “Араларында Мамадыш, Кукмара районы үзәкләре кадәргеләре бар”, – дип әйтә хуҗа кеше. Сала халкы үз көнен үзе күрә. Кайсы балык тота, кайсы иген чәчә, кайсы кукуруз утырта, кайсы яшелчә, җиләк-җимеш үстереп сата. Хөкүмәт тарафыннан аларга бик зур ярдәм күрсәтелә. Алар су, җир, мал тоту салымнарыннан азат ителгән. Үзе җитештергән әйберне дәүләткә сатуны өстен күрә. Алай эшләгәндә файдасы бермә-бер артык чыга икән. “Әйтик, базарда ул теге яки бу нәрсәне 1 сумга сатса, хөкүмәт аны 1 сум 20 тиеннән сатып ала, – дип аңлата Ришат абый. – Әйбер сатарга дип, шәһәргә авыл техникасы белән килгән вакытта да (бездә калага трактор белән керү тыела) ДАИ хезмәткәрләре башка транспортны туктатып, аларга юл ача. Авылдагылар бик бай яши бездә”.
Яратышу гаилә коргач башлана
Кытайдагы тормыш белән бездәгесенең аермасы җир белән күк арасы. Шулай булуга да карамастан, Флюра апа да, Ришат абый да кире китәргә исәпләмиләр. “Бездә, читтә яшәүче татарларда, миллилек хисе бик көчле, – ди алар. – Татарстанда яшәү теләге дә шуннан туды”.
Кытай татарлары гаиләләрендә милләт, тел тәрбиясе бала аваз салуга ук башлана. Ришат абый сүзләре белән әйтсәк, сулый башлауга ук татар сөйләмен тыңлап үсә алар. Бу гадәт буыннан буынга күчә. Өйләнешкән вакытта да анда татар татар белән, һич югы уйгур, казах милләтендәге кеше белән гаилә коралар. Балалар бакчасында, мәктәптә, урамда, эштә кытай телендә сөйләшеп яшәсәләр дә, өй бусагасын атлап керүгә татар сөйләменә күчәләр.
– Бөтен Кытай дәүләтендә татарлар биш меңгә дә тулмый, – ди Ришат абый. – Шуңа күрә бер-берең белән танышу кайчакта проблемага әйләнә. Теге шәһәрдә бар икән бер татар гаиләсе, бу шәһәрдә бар икән дип, эзләп йөрибез. Безне Флюра белән, мәсәлән, әнинең сабакташы таныштырды. Ул чагында миңа 27 яшь иде. Иптәшем яшәгән 280 мең кешелек шәһәрдә аларның гаиләсе татарлар арасыннан бердәнбере булган.
Яшьләр бер-берләрен бер күрүдә үк ошатыша. Очрашу-сөйләшүләрне озакка сузмыйча, ике көн эчендә кавышып та куя алар. “Мәхәббәтнең ни икәнен гаилә коргач кына аңладык. Хәзер менә гомер буе яратышып торабыз, мәхәббәт сүзләребез әле дә бетми”, – ди Ришат абый.
Аларның бүгенге тормышлары да гаилә корып җибәргән яшьләрнекеннән ким түгел. Таныш түгел җирдә өр-яңадан оя корып, гаилә учагы кабызганнар. Монда инде алар татарларча яши. Кайда барсалар да, рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшәләр. Башка авыл халкы төсле үк язга чыгуга бакча эшләренә чумарга исәплиләр. Флюра апа кайда нәрсә утыртасын инде алдан ук уйлап куйган. “Кытайда без нигездә яшелчә ашыйбыз. Шуңа күрә монда борычның да дүрт-биш төрлесен, ногыт борчагын да, башкасын да утыртырга исәплибез”, – ди ул. Авылга кайтып урнашу аларга ипине дә әби-бабаларыннан килгән гадәт буенча пешерергә мөмкинлек биргән. Ишегалларына махсус мич чыгарып, үзләренчә “нан” дип аталучы кабартмаларны шунда салып пешерәләр.
Үрнәк аласы иде
Бу гаиләдә булганнан соң аларның татарлык хисенә, туган телгә булган мәхәббәтләренә исем китеп кайттым. Булса булыр икән милли җанлы кешеләр! Безгә дә шулардан үрнәк аласы иде! Юкса, туган телне белмәвебезне күп очракта мохиткә сылтап калдырабыз. Алар да татар телле балалар бакчаларына, мәктәпләргә йөрмәгәннәр, эш урыннарында да татарча сөйләшмәгән. Урамга чыгуга да татар мохите каршы алмаган. Ә татар телендә ничек матур сөйләшәләр! Милли аһәң аларга бишек җырлары, әкиятләр, ата-ананың үзара сөйләшүе аша сеңгән. Шушы матур гадәт ничә еллар үтүгә дә карамастан, буыннан-буынга күчеп килә. Исемнәренә дә Европа җиле исмәгән. Әтиләре Әсхәт, әниләре Раушан, бертуганнары Руман, Гөлшат, Тәлгать, Равил, Рафаэль, Гали, Халидә. Кызлары Руфия, Раидә.
Ришат абый дөрес әйтә, Кытай белән безнең тормышны чагыштыра торган түгел. Безгә алардан бик күп нәрсәне үрнәк итеп аласы бар әле. Шул исәптән миллилек хисен дә…
Автор: Галия Хәбибрахманова
Чыганак: “Ватаным Татарстан”