tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәгариф / Милли хисне ничек тәрбияләргә
Милли хисне ничек тәрбияләргә

Милли хисне ничек тәрбияләргә

Мин бу язмамда газета укучылар белән туган телебезнең бүгенге торышына һәм киләчәгенә караган хәл итәсе мәсьәләләрнең барыннан да бигрәк үзебезгә кагылышлылары хакында кайбер фикерләрем белән уртаклашырга телим.

Авылны тернәклән­де­рүне, үстерүне бары тик анда яшәү­челәрнең тормыш шартларын яхшырта бару юлы бе­лән генә гамәлгә ашырып була. Соңгы вакытта бу өлкәдә Президентыбыз Р.Н.Миң­­­не­­ханов, хөкү­мәтебез тарафыннан яңа гаи­лә коручыларга җир ки­шәр­лекләре бүлеп бирү, авылда эшкә калган яшь белгечләргә шактый зур суммада финанс ярдәме күрсәтү, аз санлы балалар укый торган мәктәп­ләрне бетерүгә юл куймау, гаилә-фермер хуҗалыкларын ишәй­тү кебек кайбер уңай чаралар күрелә башлады. Ләкин бу инде бетеп баруга юл тоткан авылны тергезүдә беренче адымнар гына әле. Авыл­ны җанлан­дыру, алга җибәрү өчен хөкүмәт тиз арада максатчан җитди чаралар кү­рергә тиеш.

Татар мәктәпләрен тәмам­лаучылардан чыгарылыш имтиханнарын рус телендә бир­дерүгә килгәндә, бу мәсьәләдә республика парламентына, хөкүмәткә, Татарстан Конституциясе, дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кебек закон көченә ия документларны эшкә җигеп, Россия властьларыннан үзебез­нең тигез хокукларыбызны ныграк, кыюрак дауларга ки­рәктер дип әйтергә генә кала. Югыйсә туган телләрендә укыган балалардан рус те­лендә имтихан алу – бу алар­ның үзләрен дә, ата-ана­ларын да һәм бөтен Татарстан Республикасын кимсетү, мыскыл итү.

Кайбер математика-физи­ка кебек төгәл фәннәрне русча укытсалар да, гуманитар фән­нәр татар балаларының туган телләрендә укытылырга тиеш. Русча да белсеннәр, инглиз телен дә өйрәнсеннәр, әмма туган телләрен белү – һәр татар баласы өчен фарыз.

Шәһәрләрдә татар балаларын татар мәктәпләренә бирү проблемасы да бар. Ялгышмасам, ата-аналарның шактые балаларын татар мәктәп­ләренә бирергә ашкынып тормый. Мо­ның сә­бәп­ләре дә бар, әл­бәттә.

Беренчедән, ата-аналар­ның кайберләрендә балалары татар мәктәбендә укып чыккач, абруйлы югары уку йортына керә алмас дигән шик була. Бу татар мәктәп­ләрендә рус теле тиешле дәрәҗәдә укытылмый торган чактан килә торган караш. Хәзер инде рус теле милли мәктәпләрдә дә яхшы укытыла, һәм тырыш балалар мәк­тәпне тәмамлаганда рус телен дә тиешле дәрәҗәдә үз­ләш­тереп чыга.

Икенчедән, моннан егерме еллар элек, “Татарстан халыклары телләре турында” Закон кабул ителгәч, тиз арада күп кенә татар мәктәпләре ачу ихтыяҗы туган иде. Алар өчен яңа биналар булмаганлыктан, күбесе балалар бакчаларыннан бушаган һәм башка тузган тар биналарда урнаштырылды. Бу хәл татар мәктәпләренең абруена шактый дәрәҗәдә зыян китерде. Шуның өстенә татар теле һәм әдәбияты фәннәренә ки­рәк­ле уку әсбаплары, техник чаралар да башка фәннәрне­кен­нән калыша иде. Саный кит­сәң, татар мәктәпләренең һәм татар теле, әдәбияты дәрес­ләренең тиешле югары дәрә­җәдә булмавына комачаулый торган башка сәбәпләр дә бар иде, һәм алар әле дә бар. Ә бит уйлап карасаң, татар мәктәпләре балаларны, алар­ның ата-аналарын кызыктырып торырлык заманча җи­һазландырылган яхшы биналарда урнаштырылырга тиеш иде. Әлегә мин Казанда мәр­хүм Туфан Миңнуллинның инициативасы һәм зур тырышлыгы белән салынган, заманча яңа бинада урнашкан 12 нче татар гимназиясен генә беләм. Хәер, Чаллы шә­һәрендә яхшы бинада урнашкан бер-ике татар мәктәбе дә бар булса кирәк.

Аннан килеп, татар балаларын татар мәктәпләрендә күп­ләп һәм яхшы итеп укытуга җәлеп итү өчен аларның ата-аналарының туган теллә­ренә, үз халкына карата рухын үзгәр­терлек, аларда (һәм, әлбәттә, балаларында да) үтемле чаралар күреп, нәти­җәле итеп, милли горурлык хисләре тәрбия­ләргә кирәк. Мондый катлаулы, ләкин бик тә игелекле эшне махсус программа буенча тиешле хөкү­мәт органнары тарафыннан гына башкарырга мөмкин.

Хәзерге халыкларның ара­лашуы торган саен активлаша барган заманда төрле тел­ләр­нең бер-берсенә йогынтысы көчәя бара. Татар теле инде берничә гасыр буена рус теле йогынтысына дучар ителеп килә. Бу йогынтының уңай ягы да булган: безнең телнең сүз­лек составы, образлы әй­тел­мәләре, сурәтләү чаралары рус теле аркасында шактый нык баеган. Әмма хәзерге киң таралган икете­ллелек шартларында, рус теле йогынтысында татар теле­нең табигыйлыгына зыян килә, аның үзенә генә хас үзенчәлекләре, сыйфаты, фән теле белән әйткәндә, нормалары бозыла бара. Моның бер сәбәбе татарча сөйләгән­дә һәм язганда кирәксезгә рус сүзләре кушып сөйләү булса, ике­нчесе – рус теле әйтел­мә­ләре үрнәгендә татарча туган телнең табигатенә туры килми торган уңышсыз әйләнмәләр, тәгъбирләр ясап куллану. Андый әйтелмәләр (сүзтезмәләр) шуңа күрә гайре табигый була: ул тәшкил иткән сүзләр татар­ның үзе­неке булса да, әйтел­мәнең өлгесе, төзелеше русныкы була. Мәсәлән, соңгы вакытларда рус теленнән хә­рефкә-хәреф тәрҗемә ител­гән тере акча, тере тавыш, тере чәчәк, текә егетләр кебек йөзләрчә ясалма, уңышсыз тәгъбирләр тәш­кил итәләр.

Телебезне тутыра барган мондый меңнәрчә гайре табигый әйтелмәләр татар һәм рус телләрендә эш итүче татар­ларның, беренчедән, бу тел­ләрнең икесен дә яхшы итеп белмәүләре, икенчедән, бер телдән икенче телгә тәр­җемә итү ысулларыннан, принцип­ларыннан хәбәрдар булмаулары аркасында барлыкка килә.

Моннан егерме еллар элек республикабыз парламенты кабул иткән “Татарстан халык­лары телләре турында”гы Закон нигезендә рус мәктәплә­рендә татар теле укыту өчен сәгатьләр шактый күбрәк бү­ленеп бирелә башлады.

Законны үтәү йөзеннән рес­публикадагы русча укытыла торган барлык мәктәп­ләрдә бөтен классларда да татар теле яңа программа буенча укытыла башлады. Моның өчен күп санлы өстәмә туган тел укытучылары, дәреслек­ләр, уку әс­баплары кирәк булды. Мәсьә­ләне хәл итү өчен, русча укытыла торган мәктәп­ләрдә катнаш мәктәпләрдәге рус классларында татар теле өйрәтү өчен күп кенә укыту­чылар җә­леп ителде. Алар арасында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге булмаганнары да шактый иде. Шулай ук “Телләр турында”гы Закон нигезендә ашыгыч рә­вештә туган тел буенча яңа уку программалары һәм татар теле дәреслекләре тө­зүгә керешелде. Бу дәреслек­ләрне язуга алынган автор­ларның күбесе өчен рус мәк­тәбендә татар теле дәреслек­ләре төзү яңа эш иде. һәм бу авторлар, күп уйланып һәм эзләнеп тормыйча, татар мәк­тәпләрендә кулланыла торган татар теле дәрес­лек­лә­ре­н, аз-маз гына үз­гәр­теп, русча укучылар өчен дип тәкъдим иттеләр, һәм алар бастырылып, рус мәк­тәплә­рен­дә кулланылышка кертелде.

Русларда “первый блин комом” дигән әйтем бар. Бу тәгъбир без әле сөйли торган дәреслекләргә карата артыгы белән туры килә. Бу дәрес­лекләр рус телендә сөйләүче укучыларга яраклаштырылмаган иде. Нәтиҗәдә балалар рус мәктәпләрендә 11 ел буена меңнәрчә сәгатьләр татар теле һәм әдәбияты укып та татар телендә дөрес итеп иркен сөйләргә өйрәнеп чыга алмыйлар. Бу бәя гаиләлә­рендә ата-аналары, әби-ба­байлары өй­рәтеп, татарчаны ярыйсы ук яки яхшы белгән балаларга, шулай ук кайбер иҗади эшли торган энтузиаст укытучылардан өйрәнгән укучыларга карамый, әлбәттә. Сүз типик күренеш – күпчелек очрак турында бара.

Ләкин русча укытыла торган мәктәпләрдә татар теленә өйрәтүнең тиешле нәтиҗә бир­мәвенә бер дәреслекләр генә гаепле түгел. Бу эш баштан ук үзагымга яки үзиркенә куелган булса кирәк. Мондый үтә әһәмиятле эшкә Мәгариф министрлыгы баштан ук бик җаваплы карап, аны җитди итеп оештырырга: иң тәҗри­бәле, белемле укытучылардан һәм тел галимнәреннән аб­руйлы авторлар коллективы туп­лап, аларга акыллы күрсәт­мәләр биреп, тиешле методика тәкъдим итеп, ки­рәкле дәрә­җәдә материаль стимуллаштыру чарасын кү­реп һәм югары таләпләр куеп, лаеклы уку программалары һәм дә­рес­лекләр язуны тиешле дә­рәҗәдә оештырырга тиеш бул­гандыр. Махсус белемле укытучылар белән тәэмин итүгә дә җитди­­­рәк карарга кирәк булгандыр: булган татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан иң уңган­­на­рын, иң тәҗ­рибәлеләрен сайлап алып, аларны кыска сроклы курсларда рус мәктәплә­рен­дә татар теле укытучылары өчен кирәкле белем бирергә кирәк иде.

Татарстанның Мәгариф министрлыгында министр­ның татар теле һәм әдәбияты укыту һәм, гомумән, татар мәктәпләре эше өчен җавап­лы махсус урынбасары булырга тиештер. Министрлыктагы дәреслекләр бүлеге эшенең дөрес оештырылган булуына карата да шик бар. Анда дәреслекләр язу өчен иң тәҗрибәле, иң белемле, ягъни иң лаеклы авторлар сайлап алынамы икән, очрак­лы кешеләр эләкмиме, авторларга югары таләпләр куеламы икән һәм дәреслек кулъязмаларына җитди ре­цен­зияләр яздыралармы икән? Мин бу риторик сорауларыма тулысынча уңай җа­вап алырмын дип ышанмыйм. Рус мәк­тәпләрендә татар теле укы­ту­ның һәм дәреслекләр­нең эчтәлеге һәм сыйфаты мине шулай уйларга мәҗбүр итә.

Мин моннан берничә ел элек Татарстан Фәннәр ака­демиясенең вице-президен­ты вазыйфаларын башкарганда, минем кулга тиешле җавап язу өчен безнең Татарстанда яшәү­че ата-аналардан – русларыннан да, татарларыннан да – Россия Президенты һәм Татарстан Президенты исемнәренә язган хатлар керә иде. Алар бездәге рус мәктәпләрендә татар теле укытуга каршы түгеллеген әйтеп, әмма татар теле дәрес­ләренең нәтиҗәсез уздырылуына һәм, димәк, аларга әрәм вакыт исраф ителүенә борчылып язалар иде.

Шул хатлар мине русча укый торган балаларга татар теле өйрәтү мәсьәләсен нык­лап өйрәтүгә һәм шушы уңай­дан кулымнан килгәнчә, ниндидер чаралар күрергә этәр­де. Мин рус мәктәбендә татар теле укытучыларның, ата-аналарның кайберләре белән очрашып сөйләштем, рус мәктәпләре өчен беренчедән алып унберенче классны кертеп барлык татар теле дәрес­лекләре белән шактый җен­текләп танышып чыктым, һәм проблеманың шактый җитди икәнлегенә тагын бер кат инандым.

Аннан Казан педагогика университетында русча сөй­ләшүче укучыларга татар теле укыту мәсьәләләренә багышланган фәнни-практик конференция үткәрдек. Татарстан районнарыннан һәм Казан мәктәпләреннән тәҗ­рибәле татар теле укытучыларын чакырдык. Үзем проблеманы анализлап доклад ясадым. Татарстан мәгариф ми­нистрының беренче урынбасары да катнашып чыгыш ясады. Эшлекле җитди сөйләшү булды кебек, һәм, конференция эшенең нәти­җәсе буларак, укытуны һәм дәреслек­ләрне яхшыртуга юнәлтелгән рациональ тәкъдимнәр белән резолюция кабул иттек. Татар телен укыту­ның нәтиҗәле­леген күтәрү, дәреслекләрнең эчтәлеген һәм сыйфатын яхшырту хакында башка вакытларда да төрле сөйләшүләр һәм тәкъдимнәр булып торды һәм тора. Әмма укыту, ни­гездә, элеккечә кала бирә һәм укучыларның бе­лемнәрендә дә уңай якка җитди үзгәреш­ләр күренми.

Төп фикер шул: берен­чедән, хәзер рус мәктәплә­рендә татар теле укытуны тиз арада тамырдан үзгәртергә кирәк. Ул чит телләр өйрәтү методикасына нигезләнгән булырга тиеш.

Икенчедән, русча укучылар өчен татар теле дәрес­лекләрен шулай ук өр-яңадан үзгәртеп, яңа методикага корып төзергә кирәк. Хәзер­геләре тел өйрәтүгә хезмәт итми, бәлки балаларны туган теленнән биздерергә генә мөмкин.

Дәреслекләрне яңар­тыр­га керешкәнче, тиешле белемле, бай тәҗрибәле укыту­чы-га­лимнәрдән абруйлы комиссия төзеп, кулланылыштагы дә­рес­лекләрнең эчтәлек һәм сыйфатын тикшереп чыгарга кирәк. Аларның фикер­ләре һичшик­сез яңа дәрес­лекләр төзегәндә исәпкә алынырга тиеш. Шулай ук тәҗ­рибәле, югары белемле укытучы-галимнәрдән (кирәк булса, шул ук кешеләрнең үзләрен дә кертеп) авторлар коллективы оештырып, шуларга дәрес­лекләр төзү эшен тапшыру мәгъкуль булыр иде.

Автор: Рүзәл Юсупов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*