Бу түгәрәк сан гына түгел, ул күпмилләтле Россия Федерациясендәге күпмилләтле республикада телләр үсешен күзалларга ярдәм итүче дата. Телләр төрлелегенә шундыйрак караш бар, янәсе, нәрсә булса да, барыбер үләчәк телләр турында кайгыртасы юк, рус һәм инглиз, бәлки, кытай телен белсәң, болар белән 21 нче гасырда Җирнең теләсә кайсы почмагында яшәп, эшләп, көн күреп була.
Әлбәттә, кешелек дөньясының күпчелеге шушы өч телдә сөйләшә белә, алар кысаларында гына калып та яшәп була. Тик моның өчен биоробот булу кирәктер. Ә без бит кешеләр. Безнең һәркайсыбызның әти-әнисе булган, я әле дә бар. Әти-әниләребезнең әти-әниләре булган, бу нәсел җебен әллә кайларга кадәр сүтеп була. Әниләр ана телендә бишек җыры көйләгән, әби-бабайлар шул телдә әкиятләр һәм туган як риваятьләрен сөйләгәннәр. Татарстан халкының күпчелеге өчен бу кадерле ана теле алда телгә алган теге иң популяр телләрнең берсе дә түгел бит. Алар белән без соңрак, урта яки югары уку мәктәбенә баргач кына таныштык. Күпләребез өчен алар ашар икмәгебезне казану чарасына әйләнсә дә, йөрәгебезнед түрендә, җаныбызның аерылгысыз бер өлеше булып ана телебез кала бирә. Татар теле, чуваш теле, мари теле, мукшы теле…
Чиксез зур федератив дәүләтнең абориген халыклары өчен чираттагы глобализация федераль һәм республика дәрәҗәсендә Конституцион гарантияләр бирелүенә карамастан ана телләрен саклау һәм үстерү өчен чираттагы үтеп чыкмаслык киртәләр өя.
Абориген халыкның телен саклау һәм үстерү проблемасы кайбер совет чорыннан соң төхелгән дәүләтләрдә дә күзәтелә. Анда дәүләткә исем биргән халык теле дәүләт теле итеп игълан ителсә дә, бу проблема юкка чыкмый. Бер кызыклы мисал китереп үтәм. Казахстан парламентының ике депутаты, авылда туып-үскән “нагыз казах”, коллегалары шәһәрдә үскән ана телен яхшы белмәгән “шала казах”ка казахчаны өйрәтергә алыналар. Ләкин ни өчендер ана телендә башланган барлык әңгәмәләр дә ахырына таба рус теленә күчә. Алар үзләре дә, мин дә моның сәбәбен аңламыйча интектем. Бу феноменны миңа күптән түгел генә арабыздан киткән татар теленең бар нечкәлеген яхшы белгән, димәк, казах һәм башка төрки телләрне яхшы тойган халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллин аңлатып бирде. Ул: “Башкаларны өйрәтү бик кыен бит”, – диде. Минем уйлавымча, нәкъ менә шушы сәбәптәндер, шушы узган 20 ел эчендә дә, кабул ителгән законнар, тел үстерү программаларына карамастан татар теле 20 нче гасыр башындагы тоткан урынына менеп җитә алмады. Шулай да өметемне өзмим, диагноз билгеле булганда, авыруны да дәвалауы җиңелрәк.
Татар телен тергезер бөек ТУФАНның бу сүзләрен истән чыгармаска кирәктер. Телне өйрәнүе дә, өйрәтүе дә авыр. Ләкин татарлар оптимист халык, авырлыкларда курыкмаучы халык. Күршеләребезне дә, Татарстанның барлык гражданнарын да күңелләрен төшермичә ана телләрен сакларга өндибез: «Булдырабыз!”
Автор:
морза Корбангали Юнысов,
Казан-Алматы