Әнвәр Хәйри, тулы исеме Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин — татар галиме, исламият белгече, язучы, тәрҗемәче, текстолог.
Әнвәр Хәйри 1947 елның 2 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылыңда туа.
1966 елда Татарстандагы Норлат районының Колбай-Мораса урта мәктәбен тәмамлый.
1967—1973 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында укый.
1976 елда КПСС ның Казан горкомы каршындагы кичке марксизм-ленинизм университетын тәмамлый.
Мәктәптә һәм университетта уку елларында вакытлыча төрле эшләрдә төрле вазифалар башкарырга туры килә: урман кисүче, тракторчы, мәктәп укытучысы, музей хезмәткәре һ. б.
1974—1991 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә хезмәт итә.
1991-1995 елларда «Мирас» журналында җаваплы эшләрдә эшли.
Бер ел чамасы Казандагы «Синдикат» акционерлар җәмгыятендә «Рухи яңарыш» фонды директоры булып эшләгәннән соң, 1996 елда Татарстан Милли китапханәсенә эшкә чакырыла һәм вафатына кадәр анда сирәк китаплар һәм борынгы кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр булып хезмәт итә.
1970 елдан башлап, төп эше белән бер үк вакытта: Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогия университетында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Татар укытучылар белемен күтәрү институтында һәм башка уку йортларында гарәп телен, иске татар телен, Ислам дине тарихын, халык медицинасы һәм халык педагогикасы тарихын укыта.
Әнвәр Хәйринең эшчәнлеге күпкырлы. Аның кандидатлык диссертациясе Ш.Мәрҗани һәм Г.Курсави әсәрләрендәге рационалистик фәлсәфи системаларны өйрәнүгә багышланган.
XIX—XX гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең күптөрле китаплары нәкъ Әнвәр Хәйри тәрҗемәсендә басылып чыкты. Аларның саны берничә дистәгә җитә. Авторның үз китаплары өчәү: Алар — «Шәһри Бану—Шәрбән кыйссасы», «Ислам дине бәйрәмнәре», «Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия—әхлак мәсьәләләре». Гомумән алганда, галим 86 китап чыгарган, ул шулай ук 800 дән артык фәнни мәкалә авторы.
Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстафадел—әхбар…» (1989), Ризаэддин Фәхреддиннең «Болгар вә Казан төрекләре» (1993), шул ук галимнәрнең хәзерге телгә күчерелгән әсәрләреннән — «Ислам дине—нинди дин?», «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр», «Нәсыйхәт—1», «Нәсыйхәт—2», «Нәсыйхәт—3», «Тәрбияле бала», «Әһле гыяль», «Шәкертлек әдәпләре», «Укыту кагыйдәләре», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле хатын», «Гаилә»; шуларга өстәп, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, 3. Камали, Галимҗан Ибраһимов, Гали Акыш, Г. Сөләйман, Низаметдин, М. Йортыши, М. Хөсәен һәм башка мәгърифәтчеләрнең һәм әдипләрнең хезмәтләре Әнвәр Хәйри тарафыннан тәрҗемә ителеп матбугатта басылдылар.
Шулай ук Әнвәр Хәйри гәрәп, фарсы, төрек, борынгы уйгур теленнән тәрҗемәләр белән шөгыльләнгән галим.
Гомеренең соңгы елларында Әнвәр Хәйри милли тарихыбызга караган иң борынгы һәм ин беренче язма чыганак булып торучы — 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенә ислам динен рәсми дәүләт дине итеп игълан итәргә килгән илчелекнең җаваплы сәркәтибе Әхмәд Ибне Фазланның сәяхәтнамәсен төп нөсхә кулъязмасының факсимель күчермәсеннән турыдан-туры борынгы—классик гарәп теленнән бүгенге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, фәнни эшкәртеп матбугатка әзерләү белән мәшгуль булды.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991)
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999)
Татарстанның Каюм Насыйри исемендәге премиясе лауреаты (2004)
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2005)
Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты
2014 елның 20 июлендә Әнвәр Хәйри Казанда вафат булды.