Мордва җирләрендәге Аккүл, ягъни Белозерье авылында яшәүче милләттәшләребезнең яшәешләре турында күп ишетергә, газеталардан укырга туры килсә дә, әлегә үз күзләрем белән күрергә насыйп булмаган иде. “Татар күрми ышанмый”, – дип тиккә генә әйтмәгәннәр, ахры, барып күрик әле, дип сәфәргә чыктык. Юлдашларың яхшы булса, ерак юл да бик кыска тоела – 600 чакрым сизелми дә үтеп китте.
Авыл үзенең яхшы юллары, ерактан патша сарайлары кебек күренеп торучы зур йортлары белән каршы алды. Авыл түрендә алтын төстә дүрт кечкенә һәм бер зур манаралы мәһабәт бина – мәчет биредә татар-мөселман халкы яшәүне күрсәтә. Узган гасырның 90нчы елларында илдә дин иреге бирелгәч, авыл халкы, моны күптән көтеп торгандай, үз кыйбласына, иман юлына кайта башлый. Мәхәлләдә иң беренче “Рәҗәб” мәчете салына, дистәләрчә шәкерт мәдрәсәләргә “энә белән кое казу” өчен җибәрелә. Әлбәттә, авылда гореф-гадәтләр аңа кадәр дә яшәп килгән, әмма ул гадәтләрнең, әйтергә кирәк, төрлесе булган. Кайберләренә аерым тукталып та китәрбез.
Бүген авылда җиде мәчет эшли һәм сигезенче “Җәмигъ” мәчетен төзү төгәлләнеп килә. Татар авылларында күп йөрергә туры килсә дә, бер авылда да андый зур мәчет күргәнем юк иде. Ирләрнең намаз залы гына да 800 кешегә исәпләнгән һәм бүген җомгага йөрүчеләрнең саны да шул тирә икән (Түбән Каманың Үзәк мәчете залы да 800 кешегә исәпләнгән). Кыска гына вакытта авыл халкы көче белән шул кадәр мәчетне сафка бастыру – гаҗәеп нәрсә. Аларның бездәге кебек “Нефтехим”нары да, “ТАИФ” һәм “Танеко”лары да юк, бөтенесен үз көчләре белән салганнар. Барлык мәчетләрдә дә биш вакыт намаз укыла. Иртә белән таң сызылгач, бөтен авылны сигез манарадан яңгырап торучы азан уята. Имам буларак, мине борчыган сорау шул булды: “Сигез мәчетегезгә имамнарны кайдан табып бетердегез, аларга ничек эш хакы биреп торасыз?” Алар: “Имамнарыбыз – мәдрәсәләрдә укып кайткан авыл егетләре. Бездә бер имам да эшләгәне өчен акча алмый. Әмма һәркайсының авылдашлары белән сәүдәләре бар. Сәүдәгәр табыш алгач та иң элек имамның өлешен бирә, аннан гына үзен кайгырта. Башка өлкәләрдән әзер көнбагышны алырга килгәч тә, имамныкын чиратсыз алалар, башкалар көтеп тора”, – дип җавап бирделәр.
Кыз урлаудан – ярәшүгә…
Авылның гореф-гадәтләре, дигәннән, 1990 елларга кадәр анда кыз урлау гадәте яшәп килгән. Егетнең күзе берәр кызга төшсә, аны әти-әнисеннән дә, хәтта үзеннән дә сорап тормый урлап киткәннәр. Еш кына бу гадәт гаиләләр арасында зур низаглар китереп чыгарган. “Аллага шөкер, бүген ул гадәтне бетерә алдык, – дип куана аксакаллар. – Кызның үзенең дә ризалыгы булмагач, күп гаиләләрдә ир белән хатын гомер буе эт белән мәче кебек яши иде”, – диләр. Бүген исә хәлләр үзгә. Егет авылдагы бер кызны бик каты ошатса да, урамда янына килеп таныша алмый. Иң элек ул үзенең әти-әнисенең хәер-фатихасын ала, аннан соң туганнар җыелышып, арадан сүзе үтә торган бер кешене сайлыйлар һәм кызның туганнары янына вәкил итеп җибәрәләр. Вәкил “килешә” алса, егет белән кызны күрештерәләр. Танышып, бер-берсен ошатсалар, никах көне билгеләнә. Ул авылда яшьләр, бездәге кебек, бер-ике ел “тәҗрибә үтеп” өйләнә алмыйлар. “Аерылышучылар бармы соң?” – дип сорагач: “Танклар да яна бит, гел юк түгел, әмма бик аз”, – диделәр.
Хатын-кызларга килгәндә дә, авылның үз гадәтләре бар. Хатын-кызларның эшсез урамда йөрүләре, капка төпләрендә көнбагыш ашап, ләчтит сатып утырулары бөтенләй юк. Ике көндә авыл урамнарында бер генә яулыксыз хатын-кыз да күрергә туры килмәде. Мәктәптән кайтучы яшь кызларның да бөтенесе ак яулыктан иделәр. Авыл халкы урамда чәч-баш туздырып йөрүче хатын-кызларны бөтенләй кабул итми. Урам буйлап барганда, үтеп китүче бөтен машиналар кычкыртып, кул селкеп, сәлам биреп китәләр. Иң элек белмәгән кешеләргә кул селкү бераз сәер тоелса да, аннан үзебез дә ияләшеп киттек.
“Тәпи юу” гадәтләре
Без килгән көнне авылда бәбәй ашы иде. Иртәнге якта бәйрәмгә олы абзыйлар җыела. Алар, хушланып, өйлә намазына киткәч, хатын-кызлар килә, кичен чират яшьләргә дә җитә. Шулай итеп, бала мәҗлесе көне буе дәвам итә. “Тәпи юу” дигәннән, авылда аракы сатуны бөтенләй бетергәннәр. Кичләрен дә өйләрдән качып-посып сатмыйлар. Бу хәлләргә ышану авыр булгач: “Эчүче мужикларыгыз бөтенләй юкмыни?” – дип сорадым. Миңа: “Ике абзый бар шул, алар да тыныч кына күрше авылга барып “ял итеп” кайталар”, – диделәр. Тәмәке сатуга каршы да көрәш игълан иткәннәр. “Авылда бер-ике генә кибеттә калды”, – дип куанышалар. Шөкер, авыл хатыннары – исерек ир, аналар – исерек ул, балалар “исерек әти“ дигән нәрсәне бөтенләй белмиләр.
Мәктәп тормышы
Авыл мәктәбендә алты йөзләп бала белем ала. Бинага сыймагач, ике смена укыйлар. Бүген, бала табу азайган бер заманда, бу да гаҗәп күренеш. Мәктәп бинасы мактанырлык түгел, шулай да җыелышып бинаның тәрәзәләрен алыштырганнар. Авылда ел саен 50-60 бала туа, шуңа күрә яңа мәктәп бинасы салу турында сөйләшүләр алып баралар. Гомумән, ул якларда хөкүмәттән әллә ни ярдәм күргәннәре булмагач, авыл халкы үз көче белән яшәргә күнеккән. Бездәге кебек нефть-газ акчасын, федераль субсидияләрне дә, грантларны да күргәннәре юк. Җомга намазыннан соң авылның хөрмәтле затлары халыкны борчыган мәсьәләне күтәреп чыгалар. Уртага салып сөйләшәләр һәм һәр өйдән акча җыялар. Шулай итеп мәчетләр салалар, юлларны төзәтәләр. Узган ел ике йорт янгач, бөтен авыл җыелышып, аларга яңа йортлар салып биргәннәр.
Бөтенесе сата
Авылда бөтен халык – сәүдә эшендә. Берәүләр казылык тутыра, икенчеләре колбаса җитештерә. Кайберләренең өйләренең аскы катында оекбаш тегә торган заманча җиһазлар эшләп тора. Шулай да “озерка”ларның иң яраткан сәүдәләре – көнбагыш эшкәртеп сату. Безне кунак итүче егетебездән: “Бу кадәр көнбагышны ничек үстереп бетерәсез?” – дип сорагач, ул: “Күпчелеген Краснодар якларыннан ташыйбыз”, – диде. Кызык, әгәр көнбагышны барыбер чит өлкәдән китерәләр икән, бездә дә шундый кәсеп белән шөгыльләнеп буладыр инде.
Россиядә йөзләгән авыллар юкка чыгып барган бер мәлдә, Белозерьеда дүрт меңгә якын кешенең гөрләшеп, бер гаилә булып яшәүләре, авылның көннән-көн чәчәк атуы бөтенесен дә шатландырмыйдыр. Дошманнары да юк түгелдер. Раббым Аллаһ, Татарстаннан читтә яшәп тә, үз диннәрен, гореф-гадәтләрен саклап яшәүче милләттәшләребезне бәла-казалардан сакла! Аларга бәрәкәтле тормыш, якты киләчәк насыйп итсен. Безгә дә читтә яшәүче милләттәшләребездән үрнәк алырга язсын.
Автор: Йосыф Дәүләтшин
Чыганак: “Ватаным Татарстан“