tatruen
Баш бит / Слайдер / «Ат көне» фестивалендә көрәш ярышында җиңгән баш батырга ат бүләк итәчәкләр
«Ат көне» фестивалендә көрәш ярышында җиңгән баш батырга ат бүләк итәчәкләр

«Ат көне» фестивалендә көрәш ярышында җиңгән баш батырга ат бүләк итәчәкләр

9 августта Арча районы Яңа Кырлай авылында узачак «Ат көне» ат спорты фестивалендә беренче тапкыр татар көрәше буенча ярышлар оештырылачак. Баш батырга төп бүләк – ат бүләк итәчәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов билгеләп үткәнчә, көрәш ярышлары ике катергориядә узачак, приз фонды – 668 мең сум.

«Көрәш ике категориядә – 2007 елгылар һәм аннан яшьрәкләр, 2007 елгыдан олыраклар арасында оештырылачак. Яшьләр арасында һәр үлчәм авырлыгында беренче урын алучыларга – 10 мең, икенче урынга – 6 мең, өченче һәм дүртенче урыннарга – дүртәр мең сум акча булачак. Баш батырга – тәкә. Олылар көрәшендә һәр авырлык үлчәмендә җиңүчегә – 50 мең, икенче урынга – 30 мең, өченче урынга – 20 мең сум акчалата приз тапшырылачак. Олылар арасында баш батырга ат бүләк ителәчәк», – дип искәртте ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*