Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина солист буларак беренче тапкыр Казан университетының Татар халык хорында чыгыш ясавын әйтте. Ул 1968 елда хорның беренче солисты булган.
«Император залы минем өчен Казандагы иң беренче чыгыш ясаган сәхнәм. Миңа ул чакта 19 яшь иде. Хорда классик һәм татар халык җырларын башкаралар, бу – яшьләр өчен бик зур тәрбия. Хорны бүгенге көнгә кадәр тотып тору – бик зур дәрәҗә. Хорда җырлаганнан соң Ирнис Әхмәдуллович белән танышып киттек», – диде Зилә Сөнгатуллина хорның юбилей концертында.
Ирнис Рәхимуллин әйтүенчә, беренче елда хорда солистлар булмагач, ул консерваториянең икенче курс студенты – Зилә Сөнгатуллинаны чакырган. «Зилә «Салкын чишмә» җырын Татар халык хорына кушылып башкарды. 55 ел, бер карасаң, күп. Әмма бер мизгел кебек үтте ул. Бәхетле гомер кичергәндә генә мизгел тиз уза. Без җырлаган татар халык көйләре бөтен дөнья сәнгатен баета», – диде ул.
Хорның юбилей кичәсен Татар халык хорына йөргән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барды. Концертта тамашачылар хорның Казан университеты студентларының рухи, мәдәни тормышында, милли мәдәниятне саклаудагы урынын югары бәяләде. Концертта хор татар, рус, грузин, инглиз, латин, итальян телләрендә дүрт тавышка бүленеп җырлар башкарды, «Хәят» һәм «Былбыл» вокаль төркемнәре чыгыш ясады.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров Ирнис Рәхимуллинның Камал театрында берничә спектакльгә хор чыгышларын әзерләвен искә алды. «Моңлы бер җыр» спектакле хәтердә. Ирнис шулкадәр тырышып эшләде! Спектакльнең режиссеры мәрхүм Марсель Сәлимҗанов сәхнә артына кереп, гел елап утыра иде. Профессиональ кеше ничек эшли икәнен без шунда күрдек», – диде ул.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнара Беляева Ирнис Рәхимуллин белән концертмейстер булып эшли башлаган чакта – 40 ел элек танышкан булган. «Ирнис абыйның хор эшкәртмәләреннән торган ике җыентыгының музыкаль мөхәррире идем. Ул яңа талантларны үстереп, җырларга өйрәтеп кенә калмый. Ирнис абый шәкертләре өчен үзенең әсәрләрен дә иҗат итә. Татар халык хоры – татар мәдәниятенең хәзинәсе», – дип бәяләде ул.
Арчаның «Әлифба» музее мөдире, Татар халык хорында 1979 – 1984 елларда җырлаган Дамир Таҗиев хорда катнашкан барлык җырчылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Шушы егет-кызларга карыйбыз да, яшьлегебез искә төшә. Иң зыялы, тирән белемле, олы йөрәкле Ирнис абыйның хор дәресләренә йөгереп барып җитә идек. Ирнис абый безне җырларга өйрәтсә, без аны татарча сөйләргә өйрәтә идек. Хор һаман да безнең күңелдә», – диде ул.
Татар халык хорының 55 еллык, Ирнис Рәхимуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган концерт Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Концертта хорга йөргән, әмма кичәгә килә алмаган хорчылар төшереп җибәргән видеокотлаулар, хорчылар әзерләгән фильм күрсәтелде.
- Татар халык хоры – 1967 елда Казан дәүләт университетында Ирнис Рәхимуллин тарафыннан оештырыла. Хор составында студентлар, аспирантлар, университет хезмәткәрләре, укытучылар һәм Казанның башка югары уку йортларын тәмамлаучылар бар.
- Хор эшчәнлегенең төп бурычы – яшь студентларга татар моңы нигезендә музыкаль-эстетик тәрбия бирү, җырлаучыларны, тамашачыларны дөнья һәм милли хор музыкасының иң яхшы үрнәкләренә җәлеп итү, аларны Татарстан Республикасы композиторлары һәм дөнья халыклары җырларында үстерү.
- 1967 елдан башлап Татар халык хоры Татарстанның күп кенә шәһәр-авылларында концертлар куя. Концерт программасы белән алар Алма-Ата, Вильнюс, Рига, Хельсинки, Әстерхан, Уфа, Чаллы, Алабуга, Санкт-Петербург, Самара һәм Йошкар-Ола шәһәрләрендә була. 1976 елда хорга «халык» исеме бирелә.
Зилә Мөбәрәкшина