tatruen
Главная / Новости / Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре әсәрләре буенча IIнче Бөтенрәсәй онлайн бәйге узды
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре әсәрләре буенча IIнче Бөтенрәсәй онлайн бәйге узды

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре әсәрләре буенча IIнче Бөтенрәсәй онлайн бәйге узды

Гадәттәгечә февраль ае Республика татар мәдәният үзәге өчен Муса Җәлил ае.  15нче февральдә Муса Җәлил шигырләренә сәхнәләштерелгән чыгышлар шәһәр балалар бакчалары, мәктәпләр, урта һәм югары уку йортлары укучылары, өлкән буын кешеләре катнашуында узды. Балалар да,  өлкәннәр дә бик җитди караш белән тырышып әзерләнгәннәр иде. Чыгышларга нәтиҗәләр ясаганда жюри әгъзалары, балаларның һәм өлкәннәрнең шулай җитди карауларына сокландылар да, сөенделәр дә.

Шәһәр конкурсы белән берлектә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре (Гайнан Кормаш, Мансур Гаязов һәм башка фронтовик-шагыйрьләр) әсәрләре буенча II нче Бөтенрәсәй онлайн бәйгесенә дә старт бирелде. Бәйгедә катнашучылардан, Россиянең унбер төбәгеннән (Татарстан, Чуваш, Удмурт, Марий Эл Республикалары; Киров, Түбән Новгород, Әстерхан, Омск, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Чукотка автономияле округы), өч йөзгә якын сәхнәләштерелгән чыгышлар кабул иттек. Аларның купләре бүгенге көндә телевизордан күрсәтергә лаек.

Без, Республика татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре, бугенгесе көндә Россиянең шуның кадәр татар булуына горурланабыз, ә инде рус телендә катнашучы балаларга һәм өлкәннәргә безнең шагыйрләребезне онытмаганныры өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлбәттә, балаларны бәйгегә әзерләгән ата-аналарга, укытучыларга, җитәкчеләргә мең рәхмәтлебез. Алда  бары тик  нык сәламәтлек,  зур уңышлар теләп калабыз. 

Рәмзия Әүхадуллина

Республика татар мәдәният үзәге методисты

 

Оставить комментарий

Адрес Вашей электронной почты не будет опубликованОбязательные поля отмечены *

*