Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыятенең Алексеевскидагы җирле бүлекчәләре Алексеевский бистәсе “Оазис” кафесында “Яңа елда яңа очрашу” исемле мәҗлес уздырды.
Чарада өч бәйге игълан ителгән иде: “Татар халык ашы”, “Чиккән калфагым”, ” Милли җыр яки мөнәҗәт”. Милләтәшләребез әлеге бәйгеләрдә катнашты, кичә җырлар-биюләр белән үрелеп барды.
Шулай ук чара барышында яңа “Әлфәт” мәчетен сафка бастыруда көч куйган милләттәшләребез бүләкләнделәр.
Бәйрәм күтәренке рухта үтте.
“Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыятенең Алексеевскидагы җирле бүлекчәсе