Димитровград шәһәрендә татар балаларының “Туган илем – йөрәгемдә” дип исемләнгән иҗади фестивале узды.
Бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган тынгысыз йөрәкле педагог – Димитровград шәһәренең 2 нче мәктәбе музыка укытучысы, халкыбызның культурасын күтәрү, әби-бабаларыбыз мирас итеп калдырган көнкүреш традицияләрен, татар телен яшь буынга тәкъдим итү һәм үстерү теләге белән түгәрәкләр оештыручы Венера Рияс кызы Шагвалеева 27 нче мәктәптә балаларның иҗади фестивален оештырды. Әлеге концертта шәһәрнең балалар бакчаларында, мәктәпләрендә узган “Туган илем – йөрәгемдә” – “Родной край в сердце моем” дип аталган иҗади конкурста җиңүчеләр катнашты. Әле телләре дә ачылып бетмәгән 3 яшьлек балалар да, 10 класс укучылары да бик тырышып әзерләнеп килеп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар татар язучыларының әсәрләрен татар, рус, инглиз телендә сәнгатьле итеп сөйләделәр. Туган илгә, туган якларга багышлап җырлар башкардылар.
Халкыбызның милли моңын үз иткән, сәхнәгә, тамашачыга күптән таныш булган агалы-энеле Кәрим һәм Әмир Мухутдиновларның гармунга кушылып җырлавы искиткеч матур килеп чыкты. Сәләтле балаларның җыр, бию хәрәкәтләре сәхнәгә ямь өстәде. Гөрләп узган балалар фестивале дәвамлы булсын, киләчәктә традициягә керсен иде.
Фестивальне оештыручы – тынгысыз йөрәкле, киң күңелле, максатчан Венера Рияс кызы Димитровград шәһәренең музыка училищесында укыган вакытта ук инде мәктәптә өлкән вожатая булып эшли. Укуын тәмамлаганнан соң гаилә корып җибәрә. Балалары үскәндә аларга уңай мөмкинлекләр тудыру өчен зуррак хезмәт хакы кирәк була. Шуңа күрә яраткан эшен ташлап, заводка сәркатиб булып урнаша. Аннары 22 нче татар мәктәбендә сәркатиб булып эшли һәм балаларга музыкаль белем бирә. Хәзер ул 2 нче мәктәпнең югары категорияле музыка укытучысы һәм төрле түгәрәкләр оештыручысы.
Венера Рияс кызы шәһәребезнең татар милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзасы да әле. Ул шәһәрдә, тирә-як районнарда фестивальләр үткәрә. Балаларда милли моңга мәхәббәт тәрбияли, олыларның иҗади осталыкларын үстерә.
Шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марат Камил улы Вәлиев фестивальдә катнашучы балаларга татлы күчтәнәчләр һәм үзләре ясаган рәсемнәр белән бизәлгән календарьлар бүләк итте. Календарьларны тыйнак, сабыр холыклы Венера Рияс кызы әзерләгән икән. Ул катнашучыларны, кунакларны тәм-томнардан сыгылып торган өстәл артында чәй белән сыйларга да өлгерде.
Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,
Димитровград шәһәре.
Чыганак: emet73.ru