Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Коми Республикасына бара.
Биредә Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узачак. Шулай ук Данис Шакиров Коми Республикасының милли сәясәт министры Роман Носков белән очрашачак.