Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җыр, бию һәм уен коралларында уйнау буенча мастер-класслар төшерәчәк.
«Быел без Россия Президенты грантын оттык. Ул татар халкының мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә юнәлтелгән. Татар биюе, җыры һәм уен коралларында уйнау буенча мастер-класслар төшерәчәкбез. Октябрь уртасында бер атна съемкалар булачак. Ул видеоларны Интернет челтәрендә урнаштырабыз. Аларны ирекле рәвештә башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә карый ала», — дип сөйләде ансамбльнең баш администраторы Гөлназ Галиева.