Моннан 90 ел элек барлыкка килгән оешма үзенең юбилеен билгеләп үтте. Туксан ел эчендә мәхәллә нинди генә көннәр күрмәгән, ни генә кичермәгән, ләкин якташларыбыз тарихи туган җиреннән еракта яшәсәләр дә, туган телне, изге динне һәм гореф-гадәтләрне югалтмаганнар. Бүгенге көндә дә инде бишенче буын үз кемлеген саклап килә
Оешманың тарихы бай һәм ул һәрбер милләттәшебезгә кыйммәтле. Шуның өчен алар шимбә көн 7 февральда мәхәлләнең олы тантанасын үткәрер өчен бәйрәм чараларына җыелдылар. Бәйрәм Хельсинки мәркәзендә урын- лашкан татарларның зияратында мәрхүмнәрне яд итү белән башланды. Мәхәллә имамы 90 ел эчендә мәңгелеккә күчкән милләттәшләребез, аеруча мәхәлләне оештырып, аның эшчәнлегенә зур өлеш керткән милләттәшләребезнең рухына догалар кылдылар. Борынгы мәкальдә «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрең каберен бел» дип тикмәгә генә әйтелми. Бәйрәм чаралары икенде намазы укып дәвам ителде. Дини вазыйфа- лар үтәлгәч, бәйрәмнең тантаналы өлеше бәйрәм залында башланды. Мәхәллә рәисе бәйрәм чыгышы белән халыкка мөрәҗәгать итте. Ул чит илдә азчылык булып яшәгәндә мәхәлләнең кыйммәтен белү, дингә һәм ана теленә хөрмәт күрсәтү турында сөйләде.
«Киләчәктә сез, яшьләр, һәммәсенә хуҗа булып калачаксыз. Кайчакта күңелемә шик төшеп куя. Сез бу матди вә мәгънәви барлыкларның кадерен белерсезме? Сезгә бабаларыбыздан калдырылган рухи көчне яшәтеп, дәвам итеп мөкәммәл рәвештә үз бала-чагаларыгызга тапшыра алалырсызмы? Мин сезгә, яшьләргә, ышанам! Сез безнең эшләрне лаеклы дәвам итәрсез, ләкин мин сездән үтенер идем, әле бу көнге фикерләр турында җитди уйлагыз! Халкыбызның дини вазыйфаларын олы тәҗрибәләрен үзегезгә нык кына сеңдерү турында уйланыгыз!» – дип тәмамлады сүзен Атик әфәнде.
Әлбәттә, бәйрәм күңел ачмыйча үтмәде. Яшь кызлар төркеме халкыбызның матур җырларын Бату Алкара гитарасы моңына кушылып җырладылар. Финляндия татарларының легендар җанлы музыка төркеме «Башкарма» бу бәйрәм өчен махсус җыелып халкыбыз яраткан көйләрне уйнадылар. Бәйрәм уңаеннан мәхәлләне төрле шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез тәбрикләде. Тампере, Турку һәм Раума шәһәрләреннән тәбрикләр яңгырады. Тампере татарлары мәхәлләсе рәисе Вахит Вафин «Татарлар киләчәктә дә Фин җирендә татулыкта яшәп, әби-бабайларның юлын дәвам итәргә тиеш», — дип белдерде. Милләтебез тормышында гореф- гадәтләребезнең мөһимлеге турында мәхәллә имамы Рамил хәзрәт дини чыгышында сөйләде. Бәйрәм азагында Финляндия ислам җәмәгате эшчәнлегенә зур ярдәм күрсәткән, күп еллар оешманың башкармасында хезмәт иткән милләттәшләребезне мәхәллә мактаулы фәхри агъзә исеме белән бүләкләде. Татар кешесенең язмышы бик бормалы. Кайбер милләттәшебез туган- үскән җирендә көн күрә, кайбере ризык эзләп зур шәһәрләргә китеп бара, ә кайберләрен язмыш чит илләргә алып китә. Милләттәшләребез кайда гына яшәмәсен, тарихи ватанга, матур ана телебезгә, изге динебезгә мәхәббәт сүнмәс төсле.
Рамил Беляев, Хельсинки
“Нижгар татарлары” журналы материаллары буенча