tatruen
Баш бит / Слайдер / Гармунчылар бергә җыелса…
Гармунчылар бергә җыелса…

Гармунчылар бергә җыелса…

«Утырмагыз урындыкка
Гармунчылар утырсын.
Бөгелә-сыгыла гармун уйный,
Ул ничек онытылсын!»

Тикмәгә генә  әнә шулай дип җырламыйлар бит. Ничә буын, кичен,  бакчаларда кичке уеннар оештырып, авыр хезмәт көненнән соң рәхәтләнеп ял итеп  күңел ачкан.  Яшьләр шунда сөйгән ярларын тапкан. Ул елларда тормыш авыр булса да, халык бердәм булып, киләчәккә өмет белән яшәгән.

“Сабантуйлары һәм башка бәйрәмнәр авылда бик күңелле уза иде. Төрле көйләр уйнап, җырлар җырлап, көлешеп, урамнарны иңләп үтүләр кабатланмас бер истәлек булып күңелләрдә саклана.  Ә бу бәйрәмнәрнең тоткасы гармунчылар иде” дип искә ала әле хаман әби –бабайлар.

Татар халкы  үз итә гармунны. Гадәттә, күңеле чиста, моңлы кеше генә гармун уйнарга өйрәнә ала, диләр. Бу сүзләрдә берникадәр хаклык та бардыр, чөнки уен коралларында уйнарга өйрәнү өчен теләк кенә түгел, сабырлык, ихтыяр көче, үҗәтлек кирәк. Ни хикмәт, күпләргә бу талантны Аллаһ үзе бирә.

Иске Җөри авыл мәдәният йортында халкыбызның бөек гармунчысы Фәйзулла Туишев истәлегенә багышланган  1 нче район гармунчылар  бәйгесе үтте. Әлеге музыка коралларында уйнаучы сәнгать осталары бәйгесенең максаты — гармун һәм башка халык уен коралларында башкару осталыгын пропагандалау һәм үстерү, яшьләрне музыка-уен кораллары сәнгатенә җәлеп итү.Бәйгедә  тальянчылар, гармунчылар – 29 халык таланты катнашты. Бәйгенең нигезләмәсенә ярашлы, һәр бәйгече өч әсәр башкарды, репертуарны ирекле рәвештә үзе сайлады.Чыгышлар аерым башкаручылар, ансамбльләр номинацияләрендә бәяләнде. Район авылларыннан җыелган  иң өлкән башкаручы Олы Мишә  авылыннан 83 дистәне ваклаган Әлмөхәммәт абый Насибуллин һәм Алан авылыннан   тальянын  гомере буе сердәше иткән 82 яшьлек Шугаипов Гатият абый булды. Ә иң яшь гармунчыбыз Шәдке авылыннан  8 яшьлек Мухаметханов Айбулат иде.

 “Әле ярый шушындый матур бәйге оештырганнар, әнә күпме гармунчы бар икән безнең районда,белми дә йөрибез” –  дип көлеште  гармунчылар. “Үзем 5-6 яшьтә кулга гармун алган идем, шуннан бирле ул минем дуска әйләнде. Күңел тулса да, эч пошса да, шатлансам да, моңлансам да, кулга гармун алам. Нинди мәҗлескә чакырсалар да, култык астыма гармунымны кыстырам. Гармунсыз бәйрәм бәйрәммени инде?! Гармунга кушылып җырлавы, биюе генә дә ни тора!» -дип сүзгә кушылды  Югары Мәтәскә авылыннан  Мәҗит абый  Каюмов.

Инде урыннарга килсәк, унҗиде яшькә кадәрге башкаручылар арасында  Шәткедән Мухаметханов Айбулат өченче, Иске Җөридән Фархуллин Ильяс икенче, Шәдкедән Мухаметханов Айсаф беренче  урынга лаек булды.Унҗиде яшьтән өлкәннәр арасында Олы Нырсыдан Закиев Алмаз икенче,  ә 36 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Айдар авылыннан Вагизов Васыйл һәм Кече Мирәтәк авылынан Галимзянов Фәннүр өченче, Теләчедән Илсур Галимов икенче, Шәдкедән Мухаметханов Рафил һәм Алан авылыннан Шугаипов  Гатият беренче урынны бүлештеләр. Ансамбльләр номинациясендә Үзәк авылы гармунчылары икенче, Алан гармунчылар ансамбле өченче урынга лаек булды.

Иң яхшы чыгышлар 17 нче февраль  көнне район мәдәният йортында  узачак Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсының зона турында  катнашыр дип көтелә.  Әлеге финал бәйгесендә Теләче, Мамадыш, Саба, Балтач, Кукмара, Әтнә,Арча, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Казаннан  килгән аерым башкаручылар, ансамбльләр мәртәбәле жюри алдында имтихан тотачаклар.

Гармунчылар һәм баянчылар конкурсына кайтканда, берсе кызганыч, гармунчылар да , тамашачы да теләгәнчә күп җыелмады. Музыкаль тәнәфесләрдә Иске Җөри мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясады.Хуҗалар үзләре дә конкурс комиссиясен һәм залда утыручыларны мәдәни сәләтләре белән шаккатырды.

Ахырдан Теләче муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтангәрәй улы Иксанов  бу матур бәйрәмне оештыруда катнашкан һәр кешегә, татар халкы йолаларын саклап, аларны тамашачылар игътибарына җиткергән үзешчән артистларга рәхмәтен  җиткереп, кичәгә югары бәя бирде.

Районыбызда  профессиональ һәм үзешчән гармунчылар бихисап. Шуларга сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләрне дә өстәсәң, балалар сәнгать мәктәбе утытучысы, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре  Флорид Мөнирович әйтмешли, «җитәрлек». Шулай да ул: «Татар исән чакта гармун-курай да юкка чыкмас. Яшьләрне күбрәк җәлеп итәсе иде. Күңелендә моң яшәгән бала начарлык кыла алмый. Элек-электән гармунчылар нәселе дигән нәрсә килә. Менә шуны югалтмаска иде. Бу бәйрәмдә дә гаилә ансамбльләрен күрәсе килгән иде. Теләчедә  гармун теле серләрен аңлаучы өметле яшь буын үсеп килә. Моны күреп, күңел куана . Өлкән гармунчыларбыз сәхнәдә гармун уйнаганда, күзгә яшьләр килде», – дип фикерләре белән уртаклашты ахырдан җюри рәисе  Флорид  Мөнир улы Гасимов.

Кичәдән һәркем бер теләк белән таралды: гармунда уйнаучылар бетмәсен иде дә, гармун моңнары онытылмасын, бу бәйрәм районның  матур традициясенә әйләнеп, тагын да масштаблырак итеп оештырылсын иде дигән теләкләрдә каласы килә.

Гасырлар дәвамында халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, авыр чакларда күңелен күтәргән, шатландырган һәм юаткан гармун бүген дә тормышта үз ролен югалтмый. Фани дөньяның матурлыгын чагылдырган гармун моңы килер буыннарга да хезмәт итсен иде!

                                  З.В. Ибраһимова,
район мәдәният йорты методисты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*