tatruen
Баш бит / Слайдер / “Халкыбызның дини нигезе – Хәнәфи мәзһәбе” мәйданчыгына 600гә якын кеше җыелды
“Халкыбызның дини нигезе – Хәнәфи мәзһәбе” мәйданчыгына  600гә якын кеше җыелды

“Халкыбызның дини нигезе – Хәнәфи мәзһәбе” мәйданчыгына 600гә якын кеше җыелды

XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы дәвам итә. Бүген, 17 май, форумның икенче көнендә делегатлар 4 төркемгә бүленеп дискуссион мәйданчык утырышларында катнашты. Форум делегатларында иң зур кызыксыну уяткан тема – “Халкыбызның дини нигезе – Хәнәфи мәзһәбе”. Әлеге тематика белән бәйле мәйданчык 600гә якын катнашучыны бергә җыйды.

Чараны “Апанай” мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров Коръән аятьләре укып, күмәк дога кылып башлады. Алга таба мәйданчык эшен ачып җибәреп, сәламләү сүзен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде.  “Бүген күтәреләчәк тема бик әһәмиятле. Шушы җыелуыбыз мәзһәбне саклап-үтәп бару өчен этәргеч булсын иде”,– диде баш казый.

Биредә Мәскәү шәһәреннән Мөхәммәтҗан Хөсәинов исемендәге Ислам институты ректоры, тарих фәннәре докторы Габдулла хәзрәт Әдһәмов “XVIII гасыр ахырында-XX гасыр башында татар дин галимнәренең хезмәтләрендә тәклид һәм иҗтиһад мәсьәләсе” темасына чыгыш ясады. Яр Чаллыдан Кама төбәге казые, Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөдире Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев “Гореф-гадәтләр һәм хәнәфи мәзһәбе” темасына мәгълүмат бирде.

Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин “Мәзһәбләрнен әһәмияте” турында сөйләде. Оренбург өлкәсе мөселманнарының Төбәк Диния нәзарәтенең эчке сәясәт бүлеге җитәкчесе, «Хөсәения» мәдрәсәсе мөгаллиме Руслан хәзрәт Әхмеров чыгышында “Нишләп татар халкы Әбү Хәнифә мәзһәбен тота?” соравына җавап ишетергә мөмкин иде. Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Уфа шәһәренең Киров районындагы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Әлфред хәзрәт Дәүләтшин “Бертөрле гыйбадәт кылу – таркаулыктан калкан” темасын яктыртты.

Казан шәһәренең «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров “Имам Әгъзам Әбү Хәнифә һәм хәдисләр” темасы белән чыгыш ясады.

Мәйданчык форум әгъзаларының чыгышлары, фикер алышулары белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*