Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсенең Хәбибулла Якин урамы исемендәге тукталышта барлыкка килгән үзгәрешләрне күреп елмаеп куйдык.
Абруйлы мөгәллим, Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан орденнарының тулы кавалеры, “2 нче шәһәр мәчете” Төмән мөселман оешмасына нигез салучы, Төмән һәм Ржев шәһәрләренең Мактаулы гражданины, “Шел солдат к Победе” китабы авторы Хәбидулла Якинны хөрмәтләп аның исемен йөрткән урам тукталышына аның фотосын, казанышлары турында мәгълүмат урнаштырганнар. Тукталыш һәркемгә даһи шәхесебезне исенә төшереп тору өчен бер чара булып торыр.
Чыганак: t.me/tatatdunya