1-5 август көннәрендә Казанда VI нчы тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрелде.Өченче көнендә Камал театрында программа буенча кунаклар “Яшь татар гаиләсе һәм аның алдында торган сынаулар” дискуссиясендә катнаштылар. Залда иркен микрофон булып һәрбер делегат үз фикере белән, көн күреше белән уртаклашу мөмкинлеге бар иде.
Барлыгы делегат саны алты йөз кеше иде, һәр берсе бит инде әлбәттә үз өлкәләрендә, үз регионнарында актив, үз милләтенең проблемаларына битараф булмаган кешеләр, форумда катнашырга иң лаек булган яшьләр бит инде. Аңа да карамастан бу чара вакытында микрофон алган кайбер кешеләрнең сүзләреннән шаккатып утырдык, көтелмәгән җаваплар белән гаҗәпкә калдык.
Әңгәмәне алып баручылар риторик сорау бирделәр “Гаилә кирәкме яисә гаиләсез дә кеше бәхетле була аламы?” Бәхәсләр күбесенчә татар телендә барды. Шулай да кайбер делегатлар үз фикерләрен рус телендә яхшырак аңлатып бирәчәкләрен әйтеп, кыенсынып булса да үз карашларын рус телендә яңгыратты. Шуларның берсе бер егет торып рус телендә ”Гаилә кирәкми ди, мәхәббәт юк, ә булса да 2-3 ел гына яши, ә аннары бер береңне туйдырып, гомер буе кәеф генә бозып яши торалар ди, һәм гаилә кирәкми, чөнки гаилә кешегә проблемалар гына китерә ди бу егет. ” залда утырган халык “уууу”дип тавыш чыгарып моңа каршы килде, ә кайберләре бу шаян сүзләр дип көлеп калды, ләкин бу малай шаярырга уйламый да, һаман үз сүзләре өстендә торып барлык делегатларны өйләнергә кирәкми дип көйләде.
Кызганычка каршы, залда тагын бер- ике егет бу сүзләрне тотып алып, яклап калдылар, ә берсе(чит ил егете) бөтенләй зал алар ягында булмаганны тоеп демонстратив рәвештә залдан чыгып китте.
Минем бер сорау бар:Ничек соң шушы делегатлар татар телен, татар милләтен саклап калырга җыена? Ә бу сорауларны үз-үзеңә куймагач, татар проблемаларына салкын карагач һәм җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы кирәмәгәнен тойгач ни эшләп йориләр бу малайлар VI Бөтендөнья татар яшьләре форумында? Бу форумга килгән егетләр-кызлар борынгы рухи мирасыбызны, милли йөзебезне, ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф- гадәтләребезне саклап калуында ярдәм итәргә кирәклеген тоеп җыелышты һәм яңа татар проектларын тәгъдим иттеләр, сүздә генә калмасын эшкә дә әверелсен дип.
Бер яктан бу егетләр бик тискәре тирән эз калдырды минем күңелемдә, икенче яктан караганда бик тә әйбәт булды әле бу хәл. Аларны тыңлап утырган калган алты йөзгә якын делегатлар гаилә кирәк дигән фикерләре дөрес икәнлеген тойдылар һәм тагын бер раслау( подтверждение) таптылар.
Ул көнне микрофонга минем чиратым җитмәде, чөнки дискуссиядә бик күп кеше катнашты, ә мондый чараларда актив кешеләр күп аларның фикерләре дә күп, ә вакыт аз булып кала. Шуның өчен мин үз фикеремне бүген язып чыгарырга булдым.
Әлбәттә бу егетнең чыгышында дөрес сүзләр дә яңгырады. Ни дисәң, чынлап та мәхәббәт әлбәттә 2-3 ел гына яши, ләкин бер формада, ә аннары мөнәсәбәтләр икенче стадиягә, үсеш стадиясенә күчә. Бу егетнең мөнәсәбәтләре икенче стадиягә кадәр җитмәгән, шуңа күрә дөрес булмаган нәтиҗәгә килгән күрәсең. Мин аны бик кызганам, чөнки ул чын мәхәббәтен очратмаган, чын мәхәббәттә ир белән хатын 2-3 елдан соң бөтенләй икенче хисләр тоялар, гаиләдә хөрмәт, ихтирам күбәя, җаваплылык, яшь чактагы “любовь-морковь”, “хочу не хочу” югала ә аның урынына өлкән мәхәббәт туа, икенче дәрәҗәгә үсә.
Кадерле милләттәшләрем! Гаилә иң мөхим, иң әһәмиятле җәмгыять ячейкасы, гаиләдә генә кеше үз-үзен кеше итеп саный, гаиләдә генә кеше үзен чыннан да бәхетле тоя, гомер юлында уңышларга ирешә, ни генә бу дөньяда кеше теләмәсен барысы да мәхәббәткә, гаиләгә кагылышлы.
Чын татар гаиләләре генә булып без үзебезнең бай мәдәниятебезне, милләтебезне, ана телебезне саклап кала алабыз, чөнки буыннан- буынга әти- әниләр аша, гаилә аша гына без үзебезнең татар икәнлегебезне онытмаганбыз.
Гөлфия Кәримова, Самара
(Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: [email protected])