Казанда 9-11 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы, ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Татмедиа» белән бердәмлектә узган VII Бөтенроссия татар журналистлар форумында Төмән өлкәсе “Яңарыш” газетасы журналистлары да катнаштылар.
Форумда катнашучылар чараның икенче көнендә Әтнә районына эшлекле сәфәргә бардылар. Биредә кунакларны җылы каршы алганнан соң регионнардан килгән журналистларга район буенча экскурсияләр оештырылды.
Форумда катнашучылар күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең каберлегендә булдылар. Аннары Ябынчы авылында булганнан соң, Комыргуҗа авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы-музеенда экскурсия үткәрелде. Монда этнографик материаллар, китаплар, Коръән һ.б мәгълүмат сакланган. Тагын бер онытылмаслык кичерешләр калдырган “Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме төп гомуми белем мәктәбе”нең Әтнә туган якны өйрәнү музее филиалында булу. Безне монда күренекле шәхесләрнең тормыш юлы белән таныштырдылар, кызыклы экспонатлар күрсәттеләр. Әтнә районында татар телен, мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен белгән милләттәшләребез яшәгәннәрен күрдек.
Бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, язучы Сибгат Хәким туган авылларында музейларында эчтәлекле, кызыклы экскурсияләр үтте. Туган якларының тарихын, күренекле шәхесләрен, этнографияне, әдәбият һәм сәнгатьне белгән экскурсия үткәрүчеләр кунакларның төрле сорауларына тулы җавап бирделәр. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан игълан ителгән “Шәхесләр елы” уңаеннан оештырылган бу экскурсияләр безнең күңелләрдә онытылмаслык якты хатирәләр калдырды.
Бәрәскә авылындагы иң борынгы таш мәчетендә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова мәчетнең тарихы турында сөйләде. Мәчет Екатерина II указы нигезендә 1769 елда чыгышы белән бу авылдан булган танылган сәүдәгәр Ибраһим Борнаев тарафыннан салына. Совет чорында монда мәдәният сарае булган. 2018-2020 нче елларны мәчет төзекләндерелә. Бина яңартылганнан соң дини йортта намаз укыйлар, бүгенге көндә мәчет үз вазифасын башкара.
Форум кунаклары игътибарына Рәфкать Бикчәнтәев исемендәге Түбән Бәрәскә авыл мәдәният йортында сәхнә йолдызлары кызыклы, искиткеч матур концерт программасын тәкъдим иттеләр. Сәхнәдән төрле жанрларда, төрле буын вәкилләренең югары дәрәҗәдәге чыгышларын сокланып карадык. “Әтнә егетләре” баянистлары, җырчылары, балалар театрында уйнаучы мәктәп яшендәге актерларның ихлас уйнауларын, биючеләрен көчле алкышлар белән озаттык. Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов кунакларга авыл җирлегендә уңышлы эшләп килгән юнәлешләр турында сөйләде. Авыл хуҗалыгындагы уңышлары, сөт җитештерү динамикасы буенча район берничә ел дәвамында лидер булганлыгы турында әйтте.
Әтнә районында туган телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белгән, саклаган милләттәшәребез яшәгәннәрен күрдек. Эчтәлекле экскурсияләр, матур очрашулар оста оештырылган иде. Тарихи, изге урыннарны күреп, илһам алып, сокланып, халкыбыз белән горурланып кайттык. Саф татар-Әтнә районы күңелләребездә якты, матур тәэсирләр калдырды. Форум кысаларында узган сәфәр уңышлы үтте.
Безне җылы каршы алган Әтнә районында яшәүче милләттәшләребезгә рәхмәтләребезне юллыйбыз. Бу чараны оештыручы Бөтендөнья татар конгрессына, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълумат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиевага һәм барлык хезмәткәрләренә игелекле эшләрендә уңышлар телибез.
Римма Умитбаева.
Тубыл