Фестиваль елдагыча “Коломенское” музей-тыюлыгы мәйданында үткәрелде.
21 июльдә Мәскәү Халыкара “Сабан туе – 2018” фестиваленә 250 меңнән артык кунак килгән. Мәскәүнең Татар милли-мәдәни үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге мәгълүмат фестивальнең оештыру комитеты утырышында игълан ителгән.
Сабан туенда 500 артист чыгыш ясаган, ә фестивальне уздыруда 1 мең оештыручы һәм 300 волонтер хезмәт куйган.
Фестиваль елдагыча “Коломенское” музей-тыюлыгы мәйданында үткәрелде. Аны оештыруда Мәскәү, Татарстан, Башкортстан Хөкүмәтләре, шулай ук Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе катнашты. Бәйрәмнең сәнгать җитәкчесе Европа күләмендә танылган режиссер Ханс-Йоахим Фрай булды.
Мәскәү Сабан туена көтелмәгән күчтәнәч – 2018 килограммлы чәкчәк пешерелде.
Кунаклар өчен дөньяның 6 ягы белән исемләнгән 6 сәхнәдә чыгышлар барды. Шулай ук Көнчыгыш ярминкәсе, “Игелекле күршеләр урамы” дип аталган милли чатырлар аллеясы, күргәзмәләр, аттракционнар һәм мастер-класслар эшләде.