Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев бүген эш сәфәре белән Мордовия Республикасына килде.
Биредә Мордовиянең 95 еллыгына багышланган зур тантана узачак. Рәсми чаралар башланыр алдыннан Васил Шәйхразыев әлеге республикада яшәүче милләттәшләребез белән очрашты, киләчәккә планнар, башкарыласы эшләр турында сөйләште.