tatruen
Баш бит / Слайдер / Самарада өлкәнең беренче мәшһүр татары Равил Яһудинны искә алдылар
Самарада өлкәнең беренче мәшһүр татары Равил Яһудинны искә алдылар

Самарада өлкәнең беренче мәшһүр татары Равил Яһудинны искә алдылар

Самарада чыгучы «Бердәмлек» газетасында «Самара татарларының асыл улы ул иде» дигән язма чыкты.

«25 августта төбәгебезнең беренче мәшһүр татары Равил Яһудинның вафатына 15 ел тулды.

Самараның Җәмигъ мәчетендә милли хәрәкәтнең чишмә башында торучыларның берсе булган Равил ага Яһудин истәлегенә мәҗлес узды. Тарихчы һәм журналист Шамил Галимов инициативасы белән оештырылган чарада җирле иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм активистлар катнашты. Мәрхүм Равил ага бик күп җылы рәхмәт сүзләре белән искә алынды.

Равил Яһудинның тормыш юлы барыбызга да үрнәк булырлык. Ул 1929 елның 26 декабрендә Ульян өлкәсе, Николаевка районы, Зур Чирекле авылында туа. Утызынчы еллар ахырында Корбан бәйрәме хөрмәтенә атлы парад оештырганы өчен аның әтисе Хәйрулла аганы репрессиялиләр һәм атып үтерәләр. Ятим калган малай әнисенең ярдәмчесе, Ходайның колы булып үсә.

Сугыш башлангач, 13 яшеннән малай Куйбышев шәһәренә килеп, мех һәм тире эшкәртү комбинатына эшкә урнаша. Биредә ул кичке мәктәптә укып, җиде классны тәмамлый һәм Саратовтагы мех техникумына укырга керә. Диплом алып кайткач, аны башта мех комбинатының мастеры, аннан цех начальнигы итеп куялар. Ә инде 1952 елда 23 яшьлек Равилне картон әйберләр ясау фабрикасы директоры итеп билгелиләр. Ул шушы предприятие белән 19 ел җитәкчелек итеп, аны шәһәрнең алдынгылары сафына бастыра. Тырыш хезмәте өчен яшь директор Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Сиксәненче еллар ахырында, үзгәртеп кору җилләре исә башлау белән, Равил Хәйрулла улы Куйбышевта оешкан «Туган тел» өлкә татар җәмгыятенә килеп кушыла һәм, аның советына сайланып, бик актив эшли башлый. Ул Самарада Җәмигъ мәчетен төзү, авылларыбызга торгынлык елларында ябылган мәчетләрне кайтару өчен күп көч куя: өлкәбездә һәм башка төбәкләрдә 14 мәчет бинасын төзүгә хәләл акчасын чыгарып бирә.

Равил ага Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә костюмнар тектерә, беренче елларда Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәрен, «Уйнагыз, гармуннар!» фестивален оештыруда эше белән дә, матди ярдәме белән дә катнаша. Шулай ук Равил ага татар мәктәпләрен саклап калу һәм анда татар телен укытуга мөмкин кадәр күп сәгатьләр бирү, Самарада «Яктылык» татар мәктәбен, «Бердәмлек» газетасын ачу, шәһәрнең милли-мәдәни автономиясен оештыру кебек эшләргә дә үзенең саллы өлешен кертә.

Равил Яһудинны өлкә җитәкчелеге дә, Татарстан хакимияте дә бик яхшы белә иде, чөнки Самара татарларының тормышын җанландырып җибәрү өчен, хакимият тупсаларын ул күп таптады һәм күпкә иреште дә. Шуңа күрә дә Равил ага Яһудин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы булып, рәттән өч срокка сайланып, 15 ел дәвамында зур эшләр башкарды.

Равил Яһудинның изге гамәлләре югары бәяләнеп, аңа беренчеләрдән «Самара төбәгенең мәшһүр татары» исеме бирелде. Ә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, өлкә хәкимияте, Татарстан хөкүмәте биргән Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары бихисап.

Равил ага бик кунакчыл кеше иде. Рауза апа белән аның өе Россиянең төрле төбәкләреннән Самарага татар милли эшләре белән килгән дәрәжәле гади кешеләр өчен беркайчан да ябылмады. Аларның кунак бүлмәсендә күренекле җырчылар Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зиннур Нурмөхәммәтов, «Сөембикә» «Казан утлары», «Ялкын» журналлары, «Шәһри Казан» газетасы журналистлары да булганнар. Яһудиннарның йорты Альфред Халиков, Фаяз Хуҗин, Гомәрҗан Дәүләтшин кебек күренекле татар галимнәренә дә яхшы таныш иде.

Самара өлкәсендә, гомумән татар дөньясында, Равил абый Яһудинны белмәгән, яхшылыгы тимәгән кеше булмагандыр. 2010 елның 25 августында без Самара татарларының иң асыл, риясыз, эчкерсез шәхесен югалттык. Ул үзеннән соң бик якты эз калдырды. Бүген без Равил ага кебек халкы, туган теле өчен җан атып яшәгән каһарманнар җитмәүне анык сизәбез».

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*