tatruen
Баш бит / Слайдер / Татар халкының милли асылын саклап калуга акча җитәрлек түгел
Татар халкының милли асылын саклап калуга акча җитәрлек түгел

Татар халкының милли асылын саклап калуга акча җитәрлек түгел

Татарстанда милли сәясәт дәүләт програмы һәм татар халкының милли асылын саклап калу програмы өчен җаваплы булган мәдәният министрлыгында әлеге програмнарның үтәлешен тикшергәннәр иде һәм анда республика казнасыннан 100 миллион сумга якын акча тотылганы әйтелде.

Татар халкының милли асылын саклап калу програмын тормышка ашырган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин әлеге акчаларның аларга җитәрлек булмавын, шул ук вакытта милли сәясәт дәүләт програмасы нигезендә каралган акчаларның кайбер министрлыклар тарафыннан тотылып та бетмәгәнен әйтә.

“Бу ике програмны бутамаска кирәк. Бу милли сәясәт програмы ул федераль програмның дәвамы булып тора һәм акчаларга килгәндә дә, аңа федераль акчалар да, республика акчалары ды бүленә.

Ә этник үзенчәлек програмы ул турыдан-туры татар милләтенә караган юнәлеш, чөнки 2012 елда узган конгресс корылтаенда без милләтнең үсеш концепциясен кабул иттек. Ул теоретик эш һәм аны гамәлдә куллану өчен һичшиксез тормышка ашыру програмы кирәк иде һәм менә без шушы програмга үсеп җитә алдык”, диде ул.

Әйтергә кирәк, 2014-2020 елга билгеләнгән милли сәясәт програмы нигезендә бүленгән акчалар узган елны мигрантларга Русия тарихы һәм кануннары нигезендә курслар уздыруга, “Чит ил стденты көне”, Кирилл-Мефодий яшүсмерләр укулары, “Икенче дөнья сугышында Татарстанның социаль-икътисади үсеше” фәнни тикшеренү оештыру кебек чараларга узган елны 61 миллион сум бүленгән. Шуның 39 миллион сумын республика бүлгән, калганын Мәскәү.

Татарстанның үз милли концепциясе булу кайбер белгечләрнең күңеленә хуш килмәгән иде. Шуларның берсе – Русия сәяси фәннәр академиясе академигы Владимир Беляев башка халыклар белән чагыштырганда татар халкына игътибар зуррак, дип белдерә. Ул бер халыкның, бу очракта татарларның хокуклары күбрәк булачак дип куркуга калды, әмма күрүебезчә, ул акчалар әллә ни татар халкы мәнфәгатьләренә тотылмаган.

2014-2016 елга билгеләнгән  татар халкының милли асылын саклап калу нигезендәге икенче програмга 2014 елга Татарстан казнасыннан 33,5 миллион сум бирелгән.

“Әлеге програм кысаларында Татар конгрессы катнашында 43 чара уздырылды. Шуның 17сен үзебез генә үткәрдек. Бу республика програмы һәм шуңа монда Татарстан гына акчалар бүлә. Шуның 19 миллионын без конгресс аша үткәрдек. Бу акчаларга Федераль Сабантуй, Авыл Сабан туе, татар имамнары җыены, Бөтендөнья яшьләр форумы, Авыл эшмәкәрләре җыены үтте.

Бер чараны уздыру өчен дә акчалар биш миллион сумннан башлана. Берәр мең кешене чакырганда зур акчалар килеп чыга.

Гомумән алганда, 33,5 миллион сум ул теләгән акчаның бер өлеше генә һәм аны берничек тә җитәрлек дип әйтеп булмый, чөнки бу этник үзенчәлек програмын эшләүдә мин үзем катнаштым һәм андагы һәрбер пунктны финанс һәм икътисад министрлыгына үзебез аңлатмаларыбызны язып юлладык. Алар тикшерү комиссиясе уздылар һәм нәтиҗәдә бу акчалар кими-кими менә шушы күләмгә калды.

Кайбер чараларны уздырганда ул акчаларның җитмәгәнен белеп Татарстан президентыннан тагын өстәмә акчалар сорарга мәҗбүр булдык. Менә шушы имамнар җыенын үткәргәндә аларның юл чыгымнарын түләүне дә үз өстебезгә алдык, ә програмга ул кертелмәгән иде.

Конгресс җаваплы булган програмнар үтәлде һәм андагы 100% акчалар да тотылды, чөнки бүлеп бирелгән акчаларны куллану мәсьәләсе дә бик мөһим. Артык зур булмаган акчалар да хәтта кайбер министрлыклар кулланып бетермәгән дигән мәгълүмат бар”, ди конгресс рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиев.

Аның сүзләренчә, рухи халәт белән бәйле булу сәбәпле, бу эшләрнең нәтиҗәсе күренмәскә дә мөмкин.

“Әмма без аның эчендә кайнаган кешеләр буларак бу эш һәм програмнар кирәк булуын әйтә алабыз”, диде ул.

Ландыш Харрасова, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*