tatruen
Баш бит / Слайдер / Тормышта үз юлын тапкан кыз
Тормышта үз юлын тапкан кыз

Тормышта үз юлын тапкан кыз

Удмуртия дәүләт циркы Рәсәйдә генә түгел, дөнья күләмендә билгеле. Биредә цирк студиясе 2006 елдан бирле эшли. Балалар белән һөнәри хореографлар, тренерлар шөгыльләнәләр. Студиядә тәрбияләнүчеләр төрле халыкара һәм россиякүләм конкурслар, фестивальләр лауреатлары булдылар. Берничә чыгарылыш сыйныф укучысы М.Н. Румянцев исемендәге Мәскәү дәүләт цирк һәм эстрада сәнгате училищесына кереп, укуларын дәвам итәләр.

Шунысы аеруча мактауга лаек: быел Удмуртия дәүләт циркында инде 13нче тапкыр цирк сәнгате фестивале узды. Удмуртия халкы һәм кунаклары көтеп ала торган бу традицион фестивальнең даны бөтен дөньяга таралды һәм цирк сәнгате өлкәсендә казанышларны күрсәтү өчен әһәмиятле мәйданчыкка әверелде, халыкара хезмәттәшлек итүне ныгытты һәм үстерде. П.И. Чайковский, М.Т. Калашников исемнәре кебек үк Ижау дәүләт циркы фестивале Удмуртиянең визит карточкасына әверелде.

Елдан-ел Халыкара фестиваль төрле илләрдән килгән талантлы артистларның яңа исемнәрен ача. Быел да март аенда Ижауга Россия төбәкләреннән, Франция, Испания, Аргентина, Финляндия, Украина, Эфиопия, Колумбия сәнгать осталары халыкара фестивальгә җыелдылар.

Әлеге фестивальне караганда, чыгыш ясаучылар арасында бик күп татар фамилияләре дә барлыгына игътибар итеп утырган идем. Ә жюри әгъзалары арасында Ләйлә Галимова исеме яңгырагач, аның белән кызыксынуым артты. Күптән түгел миңа аның белән танышу насыйп булды. Ләйлә Ижау шәһәренең 62нче санлы мәктәбендә белем ала. 15 яшьлек кыз Ижау дәүләт циркы студиясендә шөгыльләнә, бүгенге көндә бихисап дипломнар, грамоталарга ия. Тренерлары, укытучылары тырыш, үҗәт һәм максатчан булуы өчен аны хөрмәт итәләр. Ләйлә Галимова белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм.

— Гимнастика белән ничә яшьтән шөгыльләнә башладың? Циркка ничек килергә булдың?
— 4 яшемдә әти-әниләрем минем бөгелергә-сыгылырга һәвәс­легемне күреп, Ижау шәһәре­нең Спорт сараендагы гимнастика түгәрәгенә бирделәр. Биредә 1 ел шө­гыльләнгәннән соң, тренер әниемә бу өлкәдә киләчәгем өметле булуын әйткән, “Циркка биреп карагыз, бездә бит балалар өчен цирк сәнгате студиясе эшли”, — дип киңәш иткән. Шулай итеп, 5 яшемдә конкурс аша сайлап алып, циркка кабул иттеләр. Физик яктан һәм иҗади сәләтне тикшерүгә нигезләнгән иде ул. Студиядә шө­гыльләнү өчен сәламәтлекнең яхшы булуы бик мөһим. Йөкләмә зур, күнегүләр катлаулы. Беренче елда без гомуми физик әзерлек, гимнастика, хореография һәм актерлык осталыгына өйрәндек. Мәктәптән соң күпчелек вакыт биредә узды: көн саен диярлек тренировкаларга йөреп, конкурс­ларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга әзерләндек. Кыен булса да, бик ошый миңа биредә шөгыльләнү.

— Мәктәптә дә укуга таләпләр зур, укуыңа зыян килмиме соң?
— Цирк сәнгате белән шөгыльләнү комачауламый, киресенчә, ярдәм итә миңа. Каядыр йөгерәсе, кайвакыт дәресләрдән сорап китәсе, өйгә бирелгән эшләрне тизрәк эш­ләргә кирәк булмаса, үзеннән-үзе сүлпәнләнәсең, тезгенне бу­шай­тасың бит ул. Ә болай мин мәктәптән соң, тизрәк дәресемне әзерлим дә, циркка йөгерәм һәм анда 2-4 сәгать шөгыльләнәбез. Арып кайтып, йокыга талам.
Цирк минем тәнемә иркенлек, адымнарыма ышаныч, кыюлык бирә. Монда шөгыльләнеп, кәеф күтәренкелеге алам. Көннәр буе дәрестә утырганнан соң, тагын кайтып өйдә утырсам, нишләр идем икән, күз алдына да китермим.

— Цирктагы беренче җитди номер, беренче уңышларың хәте­реңдәме?
— Әлбәттә, беренче тапкыр цирк­та 7 яшьтә чыгыш ясадым. Ул номерым “Үрдәкләр” дип аталды, акробатик элементлар белән пирамидалар корудан гыйбарәт булган күңелле дә, үз яшебез өчен бик җаваплы да номер иде. Шул ук номер белән без халыкара ярышларда катнаш­тык. “Золотой круг манежа’’ дип аталган балалар цирк фестивалендә чыгыш ясадык. Шуннан бер-бер арт­лы башланып китте инде катлауланганнан-катлаулана барган номерларга әзерлекләр һәм чыгыш ясау­лар. Цирк сәнгатенең төрләре күп. Һәркем үзен күңеленә ошаган һәм сәләтеннән килгән төрдә таба. Мин хәзерге вакытта һава гимнастикасы, акробатика, жонглерлау һәм хореография белән шөгыльләнәм. Миңа акробатика һәм гимнастика ошый, катлаулы элементлар ясау­дан тәм табам.

— Бик арыган, җитешмәгән яки нәрсәдер син теләгәнчә килеп чыкмаган чакларда: “Эх, нигә йөрим әле мин монда!” — дип үкенгән чак­ларың булмыймы?
— Цирк тормышында төрле хәлләр була. Чыгыш ясаулар, мәк­тәптә чирек азагында контроль эшләр – барсы берьюлы өелгән чак­лар да, күнегүләрдән соң иртәгәсе көнне тән сызлаган чаклар да… Биеклектән егылып, миңа бик озак дәваланырга да туры килде. Шулай да циркка бул­ган мәхәббәтем сүрелмәде, бирегә йөрисе килмәгән чагым булмады.

— Матур костюмнар, гәүдә сыгыл­малылыгы, төз фигура – чыгыш ясаучыларның матурлыгы тамашачыны әллә каян җәлеп итә. Мондый төз, җиңел гәүдә булсын өчен күнекмәләр ясау гына түгел, диета да сакларга кирәкме?
— Бар ризыкны да ашыйм, тик чамасын белеп, ипи, камыр ашлары ашамаска тырышам. Әлегә артык авырлык проблемасы булмаса да, мин киләчәккә үземне алдан әзерләү, күнектерү өчен шулай эшлим.

— Димәк, киләчәгеңне цирк сән­гате белән бәйләү максаты ныклы?
— Әлбәттә, киләсе елда 9нчы сыйныфны тәмамлыйм һәм Мәскәүдәге цирк сәнгате училищесына укырга керү теләге белән янам. Моның өчен бар тырышлыгымны куеп әзер­ләнәм. Мөстәкыйль рәвештә дә шө­гыльләнәм. Ел саен әти-әнием һава гимнастикасы һәм акробатика студиясендә шәхси шөгыльләнү өчен Екатеринбургка алып баралар.
Ижау дәүләт циркы студиясе бу юнәлештә миңа бик күп белем, күнекмәләр бирде, әлбәттә. Төрле цирк программаларында һәм конкурсларда, шул исәптән халыкара конкурсларда, цирк сәнгате фестивальләрендә катнашуым булачак һөнәремнең асылын аңларга, үземне сынарга һәм үстерергә ярдәм итә. Беренче тренерларым — Марина Анатольевна Кузьминага, цирк студиясен җитәкләүче Оксана Валерь­евна Стерховага рәхмәтем зур, алар мине күп нәрсәгә өйрәттеләр. Быел миңа Ижауда узган Халыкара фестивальдә жюри составында эшләү мөмкинлеге бирелде. Бу – дәрәҗәле вазифа. Моның өчен мин Удмуртия циркы җитәкчелегенә бик рәхмәтле.

— Халыкара фестивальләр үзең­не сынау гына түгел, талантлы сән­гать ияләре белән аралашу да бит әле ул…
— Әйе, мин инде күп кенә таныл­ган цирк артистлары һәм динас­тияләре белән таныш. Запашныйлар, Корниловлар, Филатовлар һ.б… Моның белән горурланам. Аларның авыр хезмәтен хөрмәт итәм, чыгышларын карап сокланам. Мондый шәхесләр белән очрашу алдыма куйган максатларымны тагын да ныгыта.
— Изге максатларыңның чынга ашуын телим! Уңышлар сиңа, Ләйлә!

Элмира Нигъмәтҗан.

yanarysh.ru