Раҗәб аеның 9нчы көнендә, “Туган авылым” милли комплексында “Мой народ” youtube-тапшыруының беренче чыгарылышы язылды. Тапшыру Россия халыклары турында фильмнар циклыннан торачак һәм татарларга багышланган фильмнан башланачак, дип ниятли оештыручылар.
Татарлар турында әзерләнүче махсус чыгарылышка дин, әдәбият, мәдәният, сәнгать, эшмәкәрлек, хәйриячелек өлкәсендә танылу алган күренекле затлар чакырылды. Катнашучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Туган авылым” милли комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, язучы Зөлфәт Хәким, танылган җырчылар Ришат Төхвәтуллин, Сәидә Мөхәммәтҗанова һ.б. бар иде. Алар бергә түгәрәк өстәл форматында җыелып татар халкының үткәне, хәзерге халәте, милләтне саклау юллары турында фикер алышты.
Камил хәзрәт татар халкының һәм татар дин әһелләренең мөселман дөньясында тоткан урыны һәм аларның калдырган кыйммәтле мирасы турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Ул татарларның мөселманнар арасында Коръәнне бастырган иң беренче халык булуын һәм ислам дине буенча күпләгән китапларның Казанда басылуын билгеләп, татар телен саклау һәм үстерүдә диннең роле, мирасны һәм рухи байлыкны саклауның актуаль мәсьәләләре турында сөйләп үтте.