Бу атнада Рәшит Ваһапов фестиваленең иҗади төркеме Финляндия башкаласы Хельсинкига китә. Продюсер Рифат Фәттахов җитәкләгән төркемдә фестиваль лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев һәм “Болгар кызлары” төркеме бар.
Татарстан артистлары 2 ноябрьдә Финляндия татарларының чәй кичәсендә махсус программа белән чыгыш ясый. Хельсинкига исә аларны “Финляндия төрекләре берлеге” дигән мәдәни оешма чакырган.