tatruen
Баш бит / Слайдер / Васил Шәйхразыев Октябрьский шәһәре башлыгы Алексей Пальчинский белән очрашты
Васил Шәйхразыев Октябрьский шәһәре башлыгы Алексей Пальчинский белән очрашты

Васил Шәйхразыев Октябрьский шәһәре башлыгы Алексей Пальчинский белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә булды. Сәфәр барышында ул шәһәр округы хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский белән очрашты.

Октябрьский шәһәре — ике республика чигендә урнашкан, һәм, шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәкләр  арасындагы уңышлы хезмәттәшлек үрнәге булып тора. Алексей Пальчинский әйтүенчә, Октябрьский белән Татарстанның күрше Баулы районы һәм Ютазы районы арасында тыгыз элемтәләр урнашкан. Биредә даими рәвештә уртак мәдәни чаралар, фестивальләр, спорт ярышлары үткәрелә.

Очрашу ахырында Васил Шәйхразыев истәлек итеп татарча китаплар бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*