tatruen
Баш бит / Слайдер / Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты
Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Сәфәр кысаларында ул Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты.  Чарада шулай ук Омск өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Егор Горбатенко катнашты.

Очрашуда төп мәсьәлә булып XXVI Федераль Сабантуйны үткәрү торды. Федераль Сабантуй – Россиянең күпмилләтле халкының рухи бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән милли бәйрәм. 2001 елдан башлап ул ел саен Россия субъектларының берсендә Татарстан Республикасы белән берлектә уздырыла. 2026 елда Федераль Сабантуй Омск шәһәрендә оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*