Театрларның «Идел-йорт» 22нче төбәкара конкурсы финалына чыгучыларның 12 иң яхшы спектакле тәкъдим ителде. Нәтиҗәләр буенча 6 лауреат һәм Гран-при билгеләнә. Конкурста классик һәм заманча әдәбият пьесалары нигезендә куелган спектакльләр күрсәтелде. «Идел-йорт» һәвәскәр театр коллективлары бәйгесе финалистлары арасында Тукай районыннан “Нур” театры да бар.
Конкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу» программасын гамәлгә ашыру проекты буенча уза. Театр традицияләрен саклауга, милләтара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә. Бәйгенең төп максаты — һәвәскәр театр иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү, башкару осталыгын камилләштерү, куючы режиссёрларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү. Гран-при алган коллективның спектакле — Камал театрында 19 декабрьдә тәкъдим ителә.