tatruen
Баш бит / Слайдер / ВИДЕО: Кече Рбишча мәчетенә ярым ай куелды

ВИДЕО: Кече Рбишча мәчетенә ярым ай куелды

Түбән Новгород өлкәсендәге Кече Рбишчаның яңа таш мәчетенә тантаналы рәвештә тәкбир әйтеп, алтын төстәге ярым ай беркетелде. Бу изге эшне әлеге Аллаһы йортының манара түбәсен дә алтынсыман тимергә алмаштырган Башкортстан белгече белән бергә Равил Фазлуллин, Гаяз Айсин һәм Зәит Измайлов башкардылар.
Шул уңайдан, янәшәдә үк урнашкан Вәлит Велемеевның хәләл кафесында кунаклар өчен 100 кешелек бәйрәм табыны да корылган иде.
Рухи тормышларындагы күркәм вакыйгалары белән кечербишчалыларны ихластан тәбрик итәбез! Тиздән биредә Ждан тавындагы элеккеге мәчет урынына тарихи бинаның алтынсыман төстәге символик макеты да урнаштырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*