“Без ике көчне – татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән татар эшкуарларын бергә җыю, булган проблемаларны уртага салып сөйләшү максатында җыелабыз. Рәмиевләр, Хөсәеновлар, Акчуриннар кебек милли яшәешне саклап калуга акча кызганмый торган химаячыларны, ак байларны күрәсе килә”, – дип белдергән иде әлеге зур чаралар башланыр алдыннан үткәрелгән матбугат җыелышында БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Чынлап та, милләтебезнең бүгенге хәлен анализлауга, киләчәген фаразлауга багышланган, Татарстан Президенты катнашында уздырылган җитди чара булды бу.
Әүвәл милләтпәрвәрләребез секцияләргә бүленеп эшләде. Әйтик, минем үземә дини оешмалар эшчәнлегенә юнәлеш бирү комиссиясе утырышында катнашырга туры килде. “Мәчетебездә кеше аз бит. Мәдрәсәләрне тәмамлаган яшьләрнең авылга кайтасы килми. Сездән чәчтараш ясыйлар. Бездә чәч кайгысы түгел, баш кайгысы. Муллаларны сүгүдән туктарга кирәк. Православлардан үрнәк алып, мәктәпләрдә ислам мәдәнияте нигезләрен укыта башларга кирәк”, – дип тәкъдим итте анда, мәсәлән, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев. “Чыннан да, 10-15 елдан бик кыен хәлдә калуыбыз бар. Хәзерге муллаларыбыз китеп бетсә, кемнәр имамлык итәр?! Имамнарыбызның 80 проценты – җитмеш, сиксән яшьлек бабайлар”, – дип хуплады аны мөфти урынбасары Рөстәм Хәйруллин. Комиссия рәисе, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, үз чиратында, бөтен Россия татар мөселманнары өчен укыту үзәге булырлык Болгар ислам мәгариф үзәген эшләтеп җибәрү, җәен ел саен Казанда уздырыла торган татар дин әһелләре җыенының көн тәртибен алдан тәгаенләп кую мәсьәләсен күтәрде; аны милли үзаң – тиңдәшлелек мәсьәләсен үзәккә куеп уздырырга тәкъдим итте. Мәгариф үзәген Болгар дип атауга гына каршы чыгучылар булды. “Дини яктан без – мөселманнар, милли яктан – татарлар”, – дип белдерде Саратов өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Мөкатдәс Бибарсов. Рәфыйк әфәнде икенче көнне башкарма комитет утырышында секцияләр эшчәнлегенә йомгак ясаганда: “Китапларны тыю дәвам итә. Дәүләт дәрәҗәсендә закон кабул ителмәсә, район судлары, белер-белмәс, китап тыюларын дәвам итәчәк”, – дип тагын бер четерекле проблеманы күтәрде. Шунысы гына сәер тоелды: мәдәният комиссиясенең хисабын бирергә җитәкчесе килмәгән иде. Министрның эше бик тыгыз икән, аның фәлән урынбасары бар лабаса. Хәер, мәгариф министры урынбасарларының да эше бик күп икән. Бүлек башлыгы урынбасары гына чыгыш ясавын әйтүем. Мондый хәлне санлашырга теләмәү дип кенә бәяләргә була, минемчә.
Татар милләтенең үсеш стратегиясен эшләү комиссиясе рәисе Дамир Исхаков чыгышыннан, “Татарстан – 2030” программасы төзелде; бу программа эчендә республика бар, әмма анда татар юк. Моны кертергә ярамый икән, бәлкем, 15-20 ак байдан торган төркем төзеп, 2030 елга кадәр татар милләтен үстерү программасын булдыруны һәм тормышка ашыруны аларга йөкләргәдер, дигән сүзләре күңелдә уелып калды.
Икенче көнне Татарстан Президенты катнашында уздырылган татар эшкуарлары җыенында ТРның Саратов өлкәсендәге сәүдә вәкиле, зур эшкуарларыбызның берсе булган Камил Әбләзов исә, тагын да ераккарак китеп, 50 елга исәпләнгән гомумпрограмма төзергә тәкъдим итте. “Алтын Урда ядкәрләрен өйрәнү, тергезү буенча бу эш 150 елга сузылырга мөмкин. Татар яшәгән һәр төбәктә Алтын Урда чорына караган шәһәр урыннары бар. Һаман Болгар җирен өйрәнү белән генә мәш килмик. Һәр елны бер һәйкәлне торгызып, билгеләп, теркәп куярга кирәк. Җирле халык та, татарлар үзләре дә белеп торыр, горурланыр өчен җирлек булыр иде бу”, – дип тәкъдим итте ул. Аның, милли кадрларны җәлеп итү буенча да Татарстан аз эшли әле; әйтик, соңгы ун елда ике мең татар китте, шулар арасыннан кырык яшькә кадәр булганнарның берсе дә Татарстанга килеп урнашмады, дигән сүзләре дә бик гыйбрәтле.
Чиләбе өлкәсеннән килгән эшкуар Рәшит Латыйповның чыгышы да күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер. “Акча эшләү ул кадәр мөһим түгел, мәхәллә булып яшәү мөһимрәк. Без бүген индивидуализм сазлыгына кереп батып барабыз. Коллектив, мәхәллә булып яшәү зарурлыгын онытабыз. Кем мөһимрәк, абруйлырак дигән вак-төяк бәхәсләргә кереп вакыт уздырабыз, уртак мәнфәгатьләр барлыгын, аларны шәхси мәнфәгатьләрдән өстен куярга кирәклеген онытабыз”, – дип сөйләде ул. Чыннан да, моның аяныч мисаллары бар. Әнә Мордовиядә мөселманнар яулык мәсьәләсен кайгыртып йөргәндә, җирле милли-мәдәни мөхтәрият җитәкчеләре, яулык бәйләп йөрү әллә ни мөһим түгел, дигән белдерүләр ясый икән.
Бу урында агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү секциясендә катнашкан Пенза өлкәсе вәкиле Кыязим Дебердиев фикерен дә искә алып китү урынлы булыр. “Ни кызганыч, Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, без шуларны-шуларны тәкъдим итәбез, сездән шуларны-шуларны көтәбез, дигән сүз булмады”, – дип әйткән иде ул. Хәер, бу тәкъдимнәрне министрлык әле хәзер дә эшләп җибәрә ала бит.
– Мондый очрашулар бераз туктап торган иде. Менә хәзер күрәбез: болай җыелып сөйләшүләр бик кирәк. Әлбәттә, сезгә дә аралашу, бер-берегезне күреп, тәҗрибә алмашу, безгә дә тәнкыйть сүзләре ишетү бик файдалы. Без дә сезнең кебек милләтебез өчен борчылабыз. Телебезне, динебезне кайгыртырга кирәк. Мин – Татарстан Президенты, биредәге бөтен кеше өчен җавап бирәм. Шул ук вакытта Татарстан – бөтен татарларның күз төбәп торган җире. Читтә торган милләттәшләребез белән БТК, төбәкләрдәге муллаларыбыз, эшкуарларыбыз аша эшлибез. Ниндидер эш эшләү өчен кеше, көч һәм акча кирәк. Акча кемдә бар? Сездә бар. Без сезгә таянабыз.
Сезнең белән бергә эшне оештырырга тырышабыз. Шуның юлларын эзлибез. Әмма кемдер Татарстаннан килеп тормышыбызны үзгәртерләр дип уйласагыз, ялгышасыз. Без әллә ни эшли алмыйбыз. Шуның өчен бергә эшләргә, хезмәттәшлек итеп яшәргә тиешбез. Сез – безгә, без сезгә кирәк – шундый ихтыяҗ, таләп бар. Иң мөһиме: күп кенә мәсьәләләрне без бергәләп хәл итә алабыз. “Татарстан” сәүдә йортлары аша эшләргә, безнең товарларны үзегездә сатуны җайга салырга кирәк. Алай гына да түгел. Мөгаен, сездәге товарларның да шактыена бездә ихтыяҗ-сорау бардыр. Иң мөһиме: эшегездә уңышларга ирешегез, аннан милләткә дә файда килсен. Безгә бергә булырга, бурычларны бергәләп хәл итәргә кирәк. Без – илдәге икенче халык. Бүген, мин – татар, дип әйтергә беркемгә дә оят түгел. Бүген Татарстан да, татар милләте дә шактый югары дәрәҗәдә тора. Халкыбызның зур куәт-мөмкинлеге бар. Әгәр бердәм булсак, көчебез тагын да зуррак булачак, – дип җавап бирде ахырда мөнбәрдән яңгыраган дәгъва-тәкъдимнәргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Рәшит Минһаҗ
(“Ватаным Татарстан”, /№ 187, 09.12.2014/)